Зәй офыклары

Зәй ГРЭСында эшләүчеләр спортны, сәнгатьне яраталар

"Энергетик" Мәдәният сараенда шәһәрнең иң эре предприятиеләренең берсе - ГРЭС хезмәткәрләре спортка, сәнгатькә булган мөнәсәбәтләрен үз чыгышлары аша күрсәттеләр. Районда игълан ителгән Спорт һәм сәламәт яшәү елы кысаларында оешма-предприятиеләр арасында узучы сәнгать фестивале имтиханын алар үзенчәлекле чыгышлары белән тапшырды. Предприятие яшьләре тарафыннан күмәк ясалучы гимнастика сәхнә түрендәге зур экранда чагылыш...

"Энергетик" Мәдәният сараенда шәһәрнең иң эре предприятиеләренең берсе - ГРЭС хезмәткәрләре спортка, сәнгатькә булган мөнәсәбәтләрен үз чыгышлары аша күрсәттеләр. Районда игълан ителгән Спорт һәм сәламәт яшәү елы кысаларында оешма-предприятиеләр арасында узучы сәнгать фестивале имтиханын алар үзенчәлекле чыгышлары белән тапшырды. Предприятие яшьләре тарафыннан күмәк ясалучы гимнастика сәхнә түрендәге зур экранда чагылыш табып, соңыннан ул сәхнәгә спорт турындагы дәртле җыр белән күчте. Ветераннар хорын, хезмәт юлын шушы оешмага багышлаган мөхтәрәм шәһәрдәшләребез чыгышларын тамашачылар аеруча яратып мул алкышларга күмде. Ә Волковлар гаиләсе күрсәткән фокус сәхнәдән күзне алмыйча күзәтергә мәҗбүр итте, җитез хәрәкәтләнүче парның фокус күрсәтү серенә барыбер төшенеп бетеп булмады. Кыскасы ,тамашачылар грэслылар күрсәткән концерттан күңел байлыгы, бераз гына интрига да алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: