Зәй офыклары

Зәй иҗат төркемнәре Кырымга халыкара фестивальгә китте

Бүген Зәйдән 80 кешелек делегация Кырымга юл тотты. Биредә 19-29 августта "Алтын Мәйдан Кырым" халыкара иҗат фестивале үтә. Татарстан белән Кырым арасындагы багланышларны ныгыту, мәдәни мирасыбыз белән уртаклашу турындагы республика җитәкчелеге миссиясен тормышка ашыруга зәйлеләр дә өлеш кертә. Фестиваль кысаларындагы бәйгеләрдә, төрле иҗади программаларда шәһәребезнең Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге "Мирас", "Азаль"...

Бүген Зәйдән 80 кешелек делегация Кырымга юл тотты. Биредә 19-29 августта "Алтын Мәйдан Кырым" халыкара иҗат фестивале үтә. Татарстан белән Кырым арасындагы багланышларны ныгыту, мәдәни мирасыбыз белән уртаклашу турындагы республика җитәкчелеге миссиясен тормышка ашыруга зәйлеләр дә өлеш кертә. Фестиваль кысаларындагы бәйгеләрдә, төрле иҗади программаларда шәһәребезнең Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге "Мирас", "Азаль" балалар вокаль-хореография коллективлары, Лидия Нестягинаның "Улыбка", Марина Петленконың "Магия" бию төркемнәре катнаша. Шулай ук Кырымның төрле шәһәрләрендә үтүче иҗат фестивале барышында Сабантуй бәйрәме күренешләрен, милли уеннарны кырымлылар белән бергәләп оештыру, Татарстанда яшәүче милләтләрнең үзара дус-тату яшәвен чагылдырган бәйрәмнәрне күрсәтү дә планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: