Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәдәният һәм сәнгать

Зәй китапханәчеләр балаларны Алма Спасы бәйрәме традицияләре белән таныштырды

19 августта Алма Спасы бәйрәме билгеләп үтелә. Алма Спасы бәйрәме уңаеннан Зәйнең үзәк китапханәсендә “Минем ишегалды лагере”на йөрүче балалар өчен әдәби-уен программасы оештырылды.

Чараны алып баручы Зинаида Юдина балаларны Алма Спасына багышланган халык традицияләре белән таныштырды. Балалар бәйрәм темасы буенча кызыклы табышмаклар чиштеләр, биеделәр, «Кайнар алма», «Кем тизрәк алма алып килә?», «Алма белән сыйла» дигән халык уеннарын уйнадылар.
 

“Әлеге темага багышланган китап күргәзмәсендә алма турында искә алына торган әсәрләр тәкъдим ителде. Бәйрәм ахырында балаларны татлы алмалар белән сыйладык.

Мондый бәйрәмнәр балаларда туган як мәдәнияте традицияләренә карата кызыксыну уята”, -ди китапханәче Зинаида Юдина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев