Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәдәният һәм сәнгать

Зәй китапханәчеләре балалар белән китап сөючеләр утравына сәяхәт оештырды

9 август - Бөтендөнья китап сөючеләр көне. Бу бәйрәмне язучылар, шагыйрьләр, әдәбиятчылар, нәширләр, һәм, әлбәттә инде, китап укучылар – үзләре өчен китап чыгаручы кешеләр билгеләп үтә.


 Укырга яратучы кеше бик күп акыллы, игелекле һәм тугры дуслар белән уратылган. Бу дуслар - китаплар.

Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә яшь китап укучылар – "Минем ишегалды лагере"на йөрүче балалар өчен «Китап сөючеләр утравына сәяхәт» дип исемләнгән әдәби уен үткәрелде.

Балалар әсәрне һәм аның авторын бел, "Кем бар?" дигән әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр, конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар, кызыклы мультифильмнар карадылар, рәхәтләнеп биеделәр.

Чарада популяр балалар китапларының геройлары искә төшерелде, аларның кайда яшәүләре, нинди маҗараларга эләгүләре турында сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев