Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәдәният һәм сәнгать

Зәй музее “1652-2022: Зәй крепостеның интерактив экспозициясен булдыру” проекты буенча эшчәнлек алып бара

Узган ел ахырында Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее “1652-2022: Зәй крепостеның интерактив экспозициясен булдыру” проекты белән “Татнефть” җәмгыятенең грант конкурсында җиңү яулаган иде.

Агымдагы елда – шәһәребезнең юбилей елында әлеге проект уңышлы тормышка ашырыла, ул балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында Зәй шәһәре турында тарихи белемнәрне популярлаштыруга юнәлдерелгән.

“Бүгенге көндә грант акчасына ике сенсор өстәл (киосклар), АЗ сканеры һәм киң форматлы видеомонитор сатып алынды. Бүгенге көндә музейның төп фондларында 11788 экспонат исәпләнә. Проект кысаларында музей экспонатларының цифрлы күчермәләре булдырылачак, карта, фотографияләр, тарихи документлар сканерлаштырылды, Зәй крепосте барлыкка килә башлаганнан алып (1652 ел) бүгенге көнгә кадәр Зәй тарихы турында фильмнар күрсәтеләчәк”, -ди музей директоры урынбасары Татьяна Кузнецова.

Моннан тыш, музейга килүче балалар тарихи интерактив викториналар һәм уеннарда үзләрен сынап, музейның электрон архивында үзләрен кызыксындырган мәгълүматны эзли алачак.

Фотолар Зәй музееннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев