Зәй офыклары

Зәй музеенда “Татарстан – Бөек Ватан сугышы елларында” күргәзмәсе эшли

Мәхшәргә әйләнгән, ил өчен, һәр гаилә, һәр кеше өчен авыр булган бу 5 ел бездән ерагая барса да, без, Җиңү таңын якынайтуда үзләреннән өлеш керткән ватандашларыбызны хәтердә яңартып, яңадан бу темага әйләнеп кайтабыз. 22 сентябрьдә Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда республика Милли музее тарафыннан әзерләнгән "Татарстан - Бөек Ватан...

Мәхшәргә әйләнгән, ил өчен, һәр гаилә, һәр кеше өчен авыр булган бу 5 ел бездән ерагая барса да, без, Җиңү таңын якынайтуда үзләреннән өлеш керткән ватандашларыбызны хәтердә яңартып, яңадан бу темага әйләнеп кайтабыз.

22 сентябрьдә Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда республика Милли музее тарафыннан әзерләнгән "Татарстан - Бөек Ватан сугышы елларында" дигән күргәзмә ачылды. Аңа 1нче мәктәпнең 4 "Б" сыйныфы укучылары чакырылды. Күргәзмә төрле яшьтәгеләр өчен каралган. Ул Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышлана, сугыш елларында фашистик Германияне җиңүдә татартанлылар керткән өлеш күрсәтелә. Анда фронт һәм тылдагы батырлыкны тасвирлаган материаллар, фотографияләр урын алган. Документлар татарстанлыларның батырлыгы, үз-үзен аямаулары, Җиңүне якыйнайтуда куйган батырлыклары турында сөйли.

Бүгенге буын үткәнне - тарихны белергә, онытмаска тиеш. Гомергә онытылмас шушы сугышның билгеле һәм билгесез геройлары, аның изге корбаннары безнең күңелләрдә мәңгегә яшәргә хаклы.

Наталья Афанасьева, музей хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: