Зәй офыклары

Зәй политехник колледжы ике Дипломга ия булды

Халыклар бердәмлеге көне алдынан Казанның 41нче һөнәри колледжында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы булышлыгында үткәрелүче "Батырлар даны мәңгелек" патриотик җырлар конкурсы җиңүчеләрен тантаналы төстә бүләкләделәр. Бу бәйге икенче мәртәбә үткәрелә. Анда 58 һөнәри белем бирү учреждениесеннән студентлар коллективлары катнашты. Конкурста катнашучылар тугыз номинация буенча сайлап алынды. Зәй политехник колледжының "Яшьлек"...

Халыклар бердәмлеге көне алдынан Казанның 41нче һөнәри колледжында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы булышлыгында үткәрелүче "Батырлар даны мәңгелек" патриотик җырлар конкурсы җиңүчеләрен тантаналы төстә бүләкләделәр.

Бу бәйге икенче мәртәбә үткәрелә. Анда 58 һөнәри белем бирү учреждениесеннән студентлар коллективлары катнашты. Конкурста катнашучылар тугыз номинация буенча сайлап алынды.

Зәй политехник колледжының "Яшьлек" квартеты яшь авторлар Мария Кожевникова белән Виталий Гогунскийның "Кто, если не мы" җырын башкарды. Квартетның җитәкчесе - өстәмә белем бирү педагогы Светлана Аблакотова. Ә хореографик ансамбль җырга мөстәкыйль рәвештә биеп торды.

Безнең иҗат коллективы "Җырга иң яхшы хореография" номинациясендә беренче урынга ия булды, "Иң яхшы башкаручы вокаль ансамбль» номинациясендә II урын алды. Хәзер ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының ике Дипломы һәм ике кубок актлар залындагы үзешчән сәнгатьтәге уңышларны күрсәтүче күргәзмәне тулыландырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: