Зәй офыклары

Зәй үзәк китапханәсендә Әнәс Кари иҗаты белән таныштырдылар

Үзәк китапханәнең татар бүлегендә татар гимназиясенең "Кояшкай" лагере белән берлектә балалар язучысы Әнәс Кариның тууына 95 ел тулу уңаеннан "Балаларга - бүләк" дип аталган әдәби сәгать үтте. Әнәс Кари шигырьләре аша кечкенә укучыларны табигать һәм хайваннар дөньясы белән таныштыра, аның шигырьләре туган якны, табигатьне, хайваннарны яратырга өнди. Язучының шигырьләре яшь...

Үзәк китапханәнең татар бүлегендә татар гимназиясенең "Кояшкай" лагере белән берлектә балалар язучысы Әнәс Кариның тууына 95 ел тулу уңаеннан "Балаларга - бүләк" дип аталган әдәби сәгать үтте.

Әнәс Кари шигырьләре аша кечкенә укучыларны табигать һәм хайваннар дөньясы белән таныштыра, аның шигырьләре туган якны, табигатьне, хайваннарны яратырга өнди. Язучының шигырьләре яшь буында күзәтүчәнлек, игътибарлылык белән беррәттән, туганлык, кайгыртучанлык,тырышлык кебек матур сыйфатлар да тәрбиялиләр.

Китапханә хезмәткәрләре балаларны, язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар, аның китапларыннан шигырьләр укыдылар. Укучылар "Булсаң зирәк, әйт тизрәк" дип аталган викторинада актив катнаштылар. Ахырдан татарча мультфильмнар күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: