Зәйнең "Энергетик" мәдәният сараенда татар мәдәниятен үстерү уңаеннан оештырылган "Адымнар" татар милли-мәдәни үзәге "Ак чәчәкләр", "Умырзая" - җыр, "Нур" гармунчылар ансамбльллэре, "Ядегәр" халык театрын бер канат астына алып, эшчәнлеген башлап җибәрде. Кичә кичен мәдәният йортында әлеге коллективлар тарафыннан "Кичке уен" оештырылды. Анда җырлы-биюле уеннар, өчле, бишле, сигезле биюләр оештырылды, элекке...
Зәйнең "Энергетик" мәдәният сараенда татар мәдәниятен үстерү уңаеннан оештырылган "Адымнар" татар милли-мәдәни үзәге "Ак чәчәкләр", "Умырзая" - җыр, "Нур" гармунчылар ансамбльллэре, "Ядегәр" халык театрын бер канат астына алып, эшчәнлеген башлап җибәрде. Кичә кичен мәдәният йортында әлеге коллективлар тарафыннан "Кичке уен" оештырылды. Анда җырлы-биюле уеннар, өчле, бишле, сигезле биюләр оештырылды, элекке җырлар җырланды. Кичәгә зәйлеләрнең милли киемнәрдән килүчеләре дә бар иде. Мондый чара биредә ай саен узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа