Зәй офыклары

Зәйдә мәдәният хезмәткәрләренең күчмә утырышлары дәвам итә

Зәйдә мәдәният хезмәткәрләренең күчмә утырышлары дәвам итә. Әлеге утырышларның чираттагысы Югары Мәлем мәдәният йортында узды. Мәдәният идарәсе башлыгы Сәрия Батршина узган елгы эшчәнлеккә хисап тотып, агымдагы елга бурычларны билгеләде. Утырышта башлыча сүз Җиңүнең 70 еллыгы, Әдәбият, Парк-скверлар, Хезмәт кешесе елы турында барды, Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мәдәният йортларында эшләүче "Ветеран"...

Зәйдә мәдәният хезмәткәрләренең күчмә утырышлары дәвам итә. Әлеге утырышларның чираттагысы Югары Мәлем мәдәният йортында узды. Мәдәният идарәсе башлыгы Сәрия Батршина узган елгы эшчәнлеккә хисап тотып, агымдагы елга бурычларны билгеләде. Утырышта башлыча сүз Җиңүнең 70 еллыгы, Әдәбият, Парк-скверлар, Хезмәт кешесе елы турында барды, Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мәдәният йортларында эшләүче "Ветеран" клублары утырышлары анализланды. Алар эшчәнлеге буенча нәтиҗә ясалачак. Соңыннан Мәлем мәдәният йорты хезмәткәрләре "Кунакка йөрешәбез" дип исемләнгән кунаклашу йоласын тәкъдим итте.

Бу турыда тулы язма газетабызның алдагы санында урын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: