Зәй офыклары

Зәйдә район җитәкчелеге балалар бакчаларына 1 миллион сумлык уенчыклар бүләк итте (фотолар)

Бүген Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов "Кояшкай" балалар бакчасына килеп, сабыйлар белән аралашты, балалар катнашында әзерләнгән матур концерт программасын карады. Биредә, традицияне дәвам итеп, райондагы 30 балалар бакчасы мөдиренә нәниләргә уенчыклар алу өчен сертификатлар тапшырылды. Ул җирле бюджеттан бүленгән бер миллион сум акчадан...

Бүген Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов "Кояшкай" балалар бакчасына килеп, сабыйлар белән аралашты, балалар катнашында әзерләнгән матур концерт программасын карады. Биредә, традицияне дәвам итеп, райондагы 30 балалар бакчасы мөдиренә нәниләргә уенчыклар алу өчен сертификатлар тапшырылды. Ул җирле бюджеттан бүленгән бер миллион сум акчадан исәпләнеп, бакча зурлыгына, анда йөрүче балалар санына карап бирелде.

- Балаларыбыз балачагы бәхетле үтсен өчен без бөтен мөмкинлекләрне тудырырга әзер. Тәрбиячеләр өйрәткәнне отып, акыллы, актив балалар булып үсегез, - дип мөрәҗәгать итте Разиф Кәримов сабыйларга.

Быел район бюджетыннан "Сабыйларга уңайлылык һәм җылылык бүләк итик" муниципаль программасы өчен 4 миллион сумга якын средстволар бүленгән. Җәйге чорда шул хисаптан балалар бакчаларындагы уен верандаларын төзекләндерү күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: