Зәй офыклары

Зәйдә шигырь уку бәйгесенең район туры узды

ТР балалар китапханәсенең Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан укучылар арасында "Җирдә тынычлык хакына" дип исемләнгән республика шигырь уку бәйгесе оештыруы турында хәбәр иткән идек. Конкурс балалар һәм яшүсмерләрдә ватанпәрвәрлек рухы, милли үзаң, иле өчен җаваплылык тою тәрбияләп, талантлы балаларны эзләү һәм булышлык итү максатыннан оештырыла. Зәй үзәк китапханәсендә аның район...

ТР балалар китапханәсенең Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан укучылар арасында "Җирдә тынычлык хакына" дип исемләнгән республика шигырь уку бәйгесе оештыруы турында хәбәр иткән идек. Конкурс балалар һәм яшүсмерләрдә ватанпәрвәрлек рухы, милли үзаң, иле өчен җаваплылык тою тәрбияләп, талантлы балаларны эзләү һәм булышлык итү максатыннан оештырыла. Зәй үзәк китапханәсендә аның район туры узды. Бәйге укучыларның совет халкының фронтта һәм тылда кылган каһарманлыгы, сугыш чоры балалары турында мәктәп программасына кермәгән әсәрдән өзекне сәнгатьле итеп укуыннан гыйбарәт булды. Конкурста 9 яшьтән 14 яшькә кадәр булган 45 укучы катнашты, аларның күбесе авыл китапханәләре укучылары иде. Алар чыгышын филологлар, китапханәчеләр, мәдәният идарәсе һәм хәрби комиссариат белгечләре бәяләдә. Проза һәм поэзия буенча җиңүчеләр 9-11, 12-14 яшьлекләр арасында аерым билгеләнде. Алар конкурсның - төбәк, аннан республика этапларында көч сынаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: