Зәй офыклары

Зәйдә “Созвездие-Йолдызлык 2016” фестивале старт алды (Фоторепортаж)

Зәйдә беренче мәртәбә "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгате республика телевизион яшьләр фестиваленең муниципаль туры Гала-концерты оештырылды. Берсеннән-берсе талантлы балаларның чыгышларын тамашачылар мул алкышларга күмде. Фестивальнең район туры җиңүчеләрен район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Президенты каршында мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең башкарма директоры Наталья Смирнова, республикаяшьләр иҗтимагый оешмасы директоры...

Зәйдә беренче мәртәбә "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгате республика телевизион яшьләр фестиваленең муниципаль туры Гала-концерты оештырылды. Берсеннән-берсе талантлы балаларның чыгышларын тамашачылар мул алкышларга күмде. Фестивальнең район туры җиңүчеләрен район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Президенты каршында мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең башкарма директоры Наталья Смирнова, республикаяшьләр иҗтимагый оешмасы директоры Айдар Гайнетдинов тәбрикләделәр. Ике сәгатьтән артык барган шоу-тамашада үзенчәлекле чыгышлар һәркемне әсир итте. Бәйгенең район турында җиңү яулаган яшь талантлар 5, 6 мартта Сарман районында үтәчәк төбәк турында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: