Зәй офыклары

Зәйдә үзәк чыршы утларын кабызды (Фоторепортаж)

Зәйнең «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда үзәк чыршы бүген тантаналы төстә утларын кабызды. Һава торышы каршылыкларына да карамастан күркәм итеп бизәлгән кар скульптуралар мәйданчыгы да гүзәллеген җуймады, ә җем-җем утлар быел аеруча серлелеге белән әллә кайдан үзенә тартып тора. Үзәк чыршыны ачу тантанасын «Энергетик» мәдәният сараеның сәнгать осталары, иҗат коллективлары...

Зәйнең «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда үзәк чыршы бүген тантаналы төстә утларын кабызды. Һава торышы каршылыкларына да карамастан күркәм итеп бизәлгән кар скульптуралар мәйданчыгы да гүзәллеген җуймады, ә җем-җем утлар быел аеруча серлелеге белән әллә кайдан үзенә тартып тора. Үзәк чыршыны ачу тантанасын «Энергетик» мәдәният сараеның сәнгать осталары, иҗат коллективлары әкияти тамашалар белән дә, аерым чыгышлар белән дә, үзенчәлекле уен-көлке белән дә ямьләндерде. Ә бәйрәмнең иң кульминацион ноктасы мөгаен үзәк мәйданнан үтүче Кыш бабайлар, Кар кызлары, маймыллар йөреше булгандыр. Иң беренчеләрдән булып Кыш бабайлар парадын заманча машинада чын Кыш бабай белән Кар кызы башлап җибәрде. Күңелле манзараны бар халык таң калып күзәтте. Зәйлеләрне, шәһәребез кунакларын якынлашып килүче 2016 ел белән район башлыгы Разиф Кәримов тәбрикләде, ул үтеп баручы елдагы күркәм күмәк эшләргә тукталды: - Узып баручы 2015 елда без районыбыз халкы, кунакларыбыз белән нәкъ менә шушы мәйданда бик күп шатлыклы мизгеләрне, истәлекле бәйрәмнәребезне билгеләп үттек. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, киләчәгебез булган балаларыбыз бәйрәмнәре һәм башка бик күп чаралар. Үтеп баручы ел сәяси яктан да бик мөһим булды, без бергәләшеп республикабыз Президентын сайладык, депутатларыбыз өчен тавыш бирдек. Без быел шәһәр-районыбызда яшәү шартларын уңайлы итү максатында күп кирәкле эшләрне башкарырга өлгердек. 800 млн. сумга якын инвестицияләр җәлеп итә алдык районга. Юлларны төзекләндердек, йортлар салдык, капиталь төзекләндерү эшләрен башкардык, өр-яңа балалар бакчасын кулланылышка тапшырдык һәм иң мөһиме озак еллар зәйлеләрне, Кама аръягы халкын борчыган проблема булып торган тимер юл кичүе аша зур күпер төзү эшенә керештек. Без бу зур проектка фатиха бирүе өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәтлебез. Авыл хуҗалыгы тармагында да безнең уңышларыбыз шактый булды быел. Шушы җир өчен, район икътисадын күтәрүгә өлеш керткәнегез өчен барыгызга да зур рәхмәт, әлеге санап үткән һәр эш ул күмәк хезмәт җимеше, - диде район башлыгы бар халыкка Яңа елда да исәнлек-саулык теләп. Разиф Кәримов быелгы чыршы бәйрәмен ачуның үзенчәлекле чарасы булган Кыш бабайлар бәйгесендә дә һәм 2016 ел символы булган маймыл костюмнарына бәйгедә җиңеп чыкканнарны да котлады, аларга акчалата премиягә сертификатлар тапшырды. Кыш бабайлар йөрешендә өченче урын Россия почтасы Зәй бүлеге Кыш бабаена бирелде, икенчедә ГРЭС, беренчедә шәһәрне яшелләндерү, «Управдом», «Инвестстройсервис» предприятиеләре Кыш бабайлары булды. Ә мәгариф учреждениеләре арасында өченче урын 3нче һәм 4нче мәктәпләр, икенче урын 5нче мәктәп һәм беренче урын татар гимназиясе Кыш бабаена бирелде. Мәдәният учреждениеләре арасында өченче урынга Имәнлебаш, икенче урынга Якты Күл, беренче урынга район мәдәният йорты Кыш бабае лаек булды. Ел символы - маймыл костюмына бәйгедә өченче урын «Уймак кыз», икенче урын «Зәңгәр чәчәк» , беренче урын «Аленка» балалар бакчасы маймылына, ә Гран При «Салават күпере» маймылкаена бирелде. Ә мәдәният учреждениеләре әзерләгән маймыл костюмнары өчен сертификатларны район башлыгы Яңа Спас ( өченче урын), Сәвәләй ( икенче урын), Аксар (беренче урын) авылы мәдәният йортларына тапшырды. Соңыннан Разиф Кәримов тантаналы төстә үзәк чыршы утларын кабызуырга әмер бирде. Мәйдән шул мизгелдән аллы-гөлле сихри утларга күмелде. Биредә Яңа ел каникулларында көн дә уен-көлке, дәртле музыка тынып тормаячак хәзер, зәйлеләрне кичләрен күңелле үткәрергә мәйданга дәшәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: