Зәй офыклары

Зәйдән “Мирас” һәм “Азаль» ансамбле - фестиваль җиңүчеләре

Казанда XV ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате "Созвездие-Йолдызлык-2015" фестиваленең гала-концерты үтте. Аңа төрле район, республиканың күрше төбәкләрендә үткән фестивальнең сайлап алу турларыннан нәфис сүз, җыр, биюләрне башкару осталыгы буенча иң-иң булган балалар, яшүсмерләр сайлап алынды. Финалда Зәйдән конферансье Максим Паренкин, вокал-солода Виктория Пузанкова өченче урын алдылар. Ә Әлфия Вәлиуллина...

Казанда XV ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате "Созвездие-Йолдызлык-2015" фестиваленең гала-концерты үтте. Аңа төрле район, республиканың күрше төбәкләрендә үткән фестивальнең сайлап алу турларыннан нәфис сүз, җыр, биюләрне башкару осталыгы буенча иң-иң булган балалар, яшүсмерләр сайлап алынды. Финалда Зәйдән конферансье Максим Паренкин, вокал-солода Виктория Пузанкова өченче урын алдылар. Ә Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге "Мирас" һәм Азаль" балалар вокаль-хореография иҗат коллективлары үз номинацияләрендә беренче булды. "Азаль" 24 апрельдә "Пирамида" күңел ачу үзәгендә республика лидеры Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак финал концертына сайланды. Иҗат коллективы биредә Бөек Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган җыр белән катнашачак. Җыр театрлаштырылган рәвештә әзерләнде. Анда ветеран образын эчке эшләр ветераны Сәгыйть Рәхмәтуллин гәүдәләндерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: