Зәй офыклары

Зәйдән Раил белән Вадимда - I дәрәҗә Диплом

Казанда "Җиһанов -VIVO" республика фестиваль-конкурсы узды. Ул композиторның тууына 105 ел тулуга башланды. Фестивальдә Татарстанның төрле шәһәр-районнарыннан 50гә якын кеше катнашты. Алар - пианистлар, катнаш ансамбльләр: виолончель, скрипка, кларнет, фортепиано белән курай, баянчылар дуэты. Зәй музыка мәктәбе данын баянчылар дуэты - Вадим Никифоров белән Раил Хакимуллин (укытучылары Надежда Красильникова) һәм...

Казанда "Җиһанов -VIVO" республика фестиваль-конкурсы узды. Ул композиторның тууына 105 ел тулуга башланды. Фестивальдә Татарстанның төрле шәһәр-районнарыннан 50гә якын кеше катнашты. Алар - пианистлар, катнаш ансамбльләр: виолончель, скрипка, кларнет, фортепиано белән курай, баянчылар дуэты.

Зәй музыка мәктәбе данын баянчылар дуэты - Вадим Никифоров белән Раил Хакимуллин (укытучылары Надежда Красильникова) һәм Злата Расторгуева (Д. Семенова) яклады. Барлык катнашучылар да көчле көндәшләр иде, әмма безнең укучылар чыгышы аерылып торды. Баянчылар дуэты - I, Злата II дәрәҗә Дипломга лаек булды, ә педагог Надежда Красильникова, Нәҗип Җиһановның әсәрләрен иң яхшы әзерләүче буларак, Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: