Зәй офыклары

Зәйлеләр Казанскаяны бәйрәм итте (фоторепортаж)

Узган шимбәдә Зәй районының Якты Күл авылында Казанская бәйрәмен билгеләп үттеләр. Биредә аны шушы авылның пристольный бәйрәме буларак, 19нчы тапкыр оештырдылар. - Халык Казанскаяны 21 июльдә православие дине бәйрәме буларак билгеләп үтәргә күнеккән. Без исә аны быел читтән кунаклар чакырып, гөрләтеп уздыруны күздә тотып, шимбә көнгә күчердек. Һәм ялгышмадык дип...

Узган шимбәдә Зәй районының Якты Күл авылында Казанская бәйрәмен билгеләп үттеләр. Биредә аны шушы авылның пристольный бәйрәме буларак, 19нчы тапкыр оештырдылар.

- Халык Казанскаяны 21 июльдә православие дине бәйрәме буларак билгеләп үтәргә күнеккән. Без исә аны быел читтән кунаклар чакырып, гөрләтеп уздыруны күздә тотып, шимбә көнгә күчердек. Һәм ялгышмадык дип исәплим, чөнки Якты Күлнең 250 хуҗалыгының күпчелеге бүген кунаклар каршылады, бергәләп матур болынга бәйрәмгә чыкты, - диде авыл тирлеге башлыгы Сергей Пудов.

Авыл бәйрәме буларак Казанскаяда шушы елда бергә гомер итүләренең түгәрәк датасын билгеләп үтүче парлар, хезмәт кешеләре зурланды, милли уеннар, гореф-гадәтләр искә төшерелде. Ә соңыннан барысы бергә зур учак тирәли җырлап, биеп, уйнап күңел ачтылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: