Зәй офыклары

Зәйнең музей хезмәткәрләре балалар янында

Балалар китабы атналыгын кече яшьтәгеләр генә түгел, өлкәннәр дә көтеп ала. Чөнки алар балачакларына кире кайтып, ул чорда китапның ни дәрәҗәдә мөһим роль уйнавын хәтерендә яңарта. Китап намус, яхшылык, игелеклелек кебек сыйфатларны танып белергә өйрәтә. Китап бала күңеленә бары яхшы орлыклар гына салып, аларны үстерергә ярдәм итә. Әлеге дата очраклы...

Балалар китабы атналыгын кече яшьтәгеләр генә түгел, өлкәннәр дә көтеп ала. Чөнки алар балачакларына кире кайтып, ул чорда китапның ни дәрәҗәдә мөһим роль уйнавын хәтерендә яңарта. Китап намус, яхшылык, игелеклелек кебек сыйфатларны танып белергә өйрәтә. Китап бала күңеленә бары яхшы орлыклар гына салып, аларны үстерергә ярдәм итә.

Әлеге дата очраклы гына сайланмаган. Ул бөек язучы-әкиятче Ганс Христиан Андерсенның туган көне белән тәңгәлләштерелгән. Ул 1805 елның 2 апрелендә дөньяга килгән, 1875 елда вафат булган. Үз гомерендә балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат итеп калдырган.

Беренче мәртәбә балалар китабы көне 1967 елда билгеләп үтелә.

Атналык уңаеннан туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре дә "Игелекле китап" акциясе игълан итеп, "Каенкай" бакчасында булдылар һәм балаларга китаплар бүләк итеп сөендерделәр. Балалар хезмәткәрләр оештырган бәйге, викториналарда да теләп катнаштылар, уеннар да уйнадылар. Уен-бәйгеләр аша балаларга китапның кеше тормышында нинди роль уйнавы төшендерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: