Зәй офыклары

Зәйнең “Нечкәбил”ен сайладылар

Әниләр көне уңаеннан район мәдәният тормышында күңелле вакыйга булды: «Энергетик» Мәдәният сараенда «Нечкәбил» республика конкурсының район туры узды. Агымдагы елдан әлеге конкурсның беренче туры районнардан башлана. Исеме саф татар телендә эшчән кортларга тиңләнгән бу бәйге республикада 9нчы мәртәбә оештырыла. Аның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, гаилә кыйммәтләрен, җәмгыятьтә хатын-кыз...

Әниләр көне уңаеннан район мәдәният тормышында күңелле вакыйга булды: «Энергетик» Мәдәният сараенда «Нечкәбил» республика конкурсының район туры узды.

Агымдагы елдан әлеге конкурсның беренче туры районнардан башлана. Исеме саф татар телендә эшчән кортларга тиңләнгән бу бәйге республикада 9нчы мәртәбә оештырыла. Аның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, гаилә кыйммәтләрен, җәмгыятьтә хатын-кыз ананың тоткан урынын билгеләү. Кыскасы, хатын-кыз матурлыгы, гаилә җанлылыгына, уңган-булганлыгына мәдхия укый торган бәйге ул. Аны "Энергетик" Мәдәният сарае мәдәният хезмәткәрләре оештырды. Линар Сафиуллин - конкурсның режиссеры. Беренче белен төерле була дисәләр дә, ул матур, җан бәйрәме буларак узды. Анда "Нечкәбил" проекты җитәкчесе Изольда Жуйкова шәхсән үзе катнашты һәм хөкемдарлык итте.

- Нинди милләттән, нинди диндә булуына карамасатан, хатын-кыз өчен гаилә иминлеге, балалар сихәтлеге, тотрыклылык һәрвакыт беренче урында булачак, бал корты сыман, алар боларның барысына ирешү өчен тырышачаклар, - ди Изольда ханым.

Бәйгедә төрле тармакларда хезмәт куючы ун хатын-кыз көч сынашты. Конкурста катнашучы гүзәл затларның баласы булу шарт. Шулай итеп, бәйгедә элек мәктәптә укучыларга инглиз теле укыткан, хәзер ГРЭСта хезмәт куючы Елена Телегина; "Инвестстройсервис"та профсоюз комитеты рәисе, районның спорт-мәдәни чараларында актив катнашучы, лидер Ирина Куликова; спорт мәктәбеннән тренер Ольга Иванова; 48нче янгын сүндерү бүлекчәсеннән диспетчер Ирина Мирзаянова; "ТатЭК" АҖдән Эльза Газизҗанова; музыка мәктәбеннән "Дилайт" инструменталь ансамбле җитәкчесе Анна Краснова; "Кыңгырау чәчәк" бакчасыннан биш бала анасы Людмила Стогова; район почта элемтәсенең бүлекчә башлыгы Айсылу Шәрипова; "Гранд" ансамбле солисты, 6нчы мәктәпнең социаль-педагогы Людмила Устинова; саклык банкыннан Алия Җәләлиевалар үзләрен төрле өлкәдә сынады. Ханымнар карап туйгысыз мөлаем, матурлар, алар - гаиләдә яраткан хатын, бала җанлы ана. Тик анда авылда яшәүче хатын-кызларның булмавы борчыды. Кала ханымнары белән көч сынашырлык сала хатын-кызлары да юк түгел, юкса. Тагын бер нәрсә: "Нечкәбил" татарча исем белән аталса да, бәйгедә милли рух сизелмәде. Татарча җыр башкаручылар, биючеләр дә булды, ә менә үз ана телендә чыгыш ясаучылар никтер күренмәде. Бәйге күлмәк бәйрәме кебек тә булды сыман. Катнашучылар ике сәгатьтән артык барган конкурста биш мәртәбә кием алыштырырга өлгерде.

Конкурс катнашучылар үзләрен иҗади итеп таныштырудан башланды. Әлеге биремдә алар үзләре, гаиләләре, балалары, эше турында чыгыш ясарга тиеш иде. Күпләр әлеге биремгә фильм әзерләгән. Иң кызыклы фильм Ирина Мирзаянованыкы булды. Ул күп бәйгедә үзен хәрби киемнән сынады. Гомумән, чыгышы, үз-үзен тотышы, тапкыр-зирәк булуы белән тамашачы күңелен яулады ул. Бәйгегә әзерлек ике атна барган, катнашучылар аңа әзерләнүдә ничек тырышуларын үзләре генә белә. Иң авыры - дефиле, ягъни сәхнәдә модельләр кебек йөрүгә өйрәнү булды, ди алар. Берсеннән-берсе матур, гәүдәләренә ятып торучы киемнәр, үзләре мөлаем, чибәрләр. Аларның һәрберсе сәнгати яктан нинди дә булса башкару сәләтенә ия. Кемнәрдер җырлады, биеде, беришләре шигырь сөйләде. Аларга ярдәмгә балалары, ирләре кушылды. Башкарма комитет җитәкчесе Альберт Газизҗанов гаилә җанлы кеше икән. Ул конкурста катнашкан җәмәгате Эльзага һәртөрле булышлык итәргә әзер иде: кайбер биремнәрдә сәхнәгә күтәрелеп, аны тулыландыру өчен тырышты. Елена Телегинаның ире Денис шулай ук еш сәхнәгә күтәрелеп, булышлык итеп торды. Ул улы белән Еленага затлы муенса да бүләк итте. Шәһәр Советы депутаты Денис Телегин - һәрнәрсәдә үрнәк кеше. Гомумән, бәйге кагыйдәсе буенча, хатын-кызлар белән гаилә башлыкларының да һәртөрле булышлыгы кирәк. Һәм ул матур, мәгънәле дә.

Соңгы бирем сер итеп сакланган: конкурста катнашучы зал белән дә оста эшләргә тиеш иде. Тамашачылар белән оста эшләүче ханымнар шактый булды. Кыскасы, бәйге бер сулышта, матур барды. Гаиләләр, хатын-кызлар өчен дә ул бер сынау булды, зал тын да алмый бәйге барышын карады. Җанатарлар үз хатын-кызы өчен җан атты. Бәйге нәтиҗәсен һәркем түземсезләнеп көтте. Конкурста җиңүче дип Елена Телегина табылды. Эльза Газизҗанова - беренче, Алия Җәләлиева - икенче, Анна Краснова өченче вице-мисс булды. Ольга Иванова, Ирина Куликова, Ирина Мирзаянова, Людмила Стогова, Айсылу Шәрипова, Людмила Устиновалар төрле номинацияләрдә җиңделәр. Җиңүчеләрнең барысына да "Корстон" күңел ачу үзәгенә чакыру билетлары тапшырылды.

(фотогалерея)

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: