Зәй офыклары

Алмашка кыю яшьләр килә

Талантлы яшьләргә сокланмый мөмкин түгел. Өлкән буынга алмашка үз фикерен кыю яклый белүче, белемле яшьләр килүе сөенечле. Районыбызда бишенче тапкыр үткәрелүче «Педагогик дебют» бәйгесендә дә елдан-ел үзләрен сынап карарга теләүче яшь укытучыларыбызның артуы куандыра. Быел дебютантларның саны 20гә җитте. Ә бәйгенең финал өлешенә жюри шуларның 11ен сайлап алды. Елдагыча бәйгенең...

Талантлы яшьләргә сокланмый мөмкин түгел. Өлкән буынга алмашка үз фикерен кыю яклый белүче, белемле яшьләр килүе сөенечле. Районыбызда бишенче тапкыр үткәрелүче «Педагогик дебют» бәйгесендә дә елдан-ел үзләрен сынап карарга теләүче яшь укытучыларыбызның артуы куандыра. Быел дебютантларның саны 20гә җитте. Ә бәйгенең финал өлешенә жюри шуларның 11ен сайлап алды.

Елдагыча бәйгенең финал өлеше 4нче мәктәптә шактый җанлы узды. Мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова рәислегендәге жюри бәйгедә катнашырга дәгъва иткән 20 яшь укытучының да ачык дәресләрен башта урыннарга чыгып күзәтте.

- Һәр яшь укытучының белем бирүдә үз методикасы булуын күреп сокландык. Хәтта ачык дәресләргә баллар куйганда да аерма әллә ни зур булмады. Бу яшь белгечләрнең әле тәҗрибәләре булмаса да, тирән белемле, укучылар белән тиешле элемтә урнаштыра алулары турында сөйли. Иң мөһиме, алар дәресләрдә һәр баланы актив катнаштырырга омтыла. Без өлкән укытучыларга алмашка максатчан, грамоталы педагоглар килүенә сөендек. Һәм аларның күпчелегенең - район җирлегендә туып-үскән, үз мәктәпләребездә белем алган укучылар булуы аеруча куанычлы, - ди мәгариф идарәсе башлыгы.

Финалга сайлап алынган яшь педагоглар - Юлия Иплина (7нче мәктәп, биология укытучысы), Гөлнара Сәлахова (6нчы мәктәп, инглиз теле укытучысы), Ирина Задавина (коррекция мәктәбе, социаль педагог), Роза Куприянова (4нче мәктәп, рәсем сәнгате укытучысы), Резеда Биккинина (Чыбыклы мәктәбе, инглиз теле укытучысы), Ольга Боярова (2нче мәктәп, инглиз теле укытучысы), Эльмира Габдуллина (Поручик мәктәбе, тарих укытучысы), Регина Насыйбуллина (1нче мәктәп, физкультура укытучысы), Дмитрий Козенков (3нче мәктәп, технология укытучысы), Гөлназ Кузьмина (6нчы мәктәп, рус теле һәм әдәбияты укытучысы), Лариса Тимофеева (Югары Баграж мәктәбе, инглиз теле укытучысы) һәрберсе үзенчәлекле проекты, мастер-класслары белән җәлеп итте. Мәсәлән, Гөлнара Сәлахова балаларны инглиз теленә өйрәткәндә югары зәвык, сөйләм телендә дә, үз-үзләрен тотышында да культуралы булуны алгы планга куюын ассызыклый. Ә Роза исә кәгазьгә сурәтне сәләтле булмаганнар да төшерә алырлык алымнарга таянып эшләвен күрсәтте. Бу уку елында гына туган авылы мәктәбендә инглиз теле дәресләре бирә башлаган Резеда балаларга иң элек бу фәннең кирәклеген төшендерүдән башлавын искәртте.

- Замана баласында, киләчәктә шәһәрдә яшәргә җыенамы ул, авылдамы, теге яки бу фәннең миңа ник кирәге бар дигән уй булырга тиеш түгел. Шуңа күрә мин укучыларга инглиз теленең безне ни дәрәҗәдә чолгап алуы турында аңлаттым. Хәзер укучыларымның инглиз телен зур теләк белән өйрәнүләрен күреп сөенәм, - ди ул.

2нче мәктәпнең инглиз теле укытучысы Ольга Боярова да шундый фикердә. Ул теләге булган шәкертләренә француз телен дә өйрәтергә әзер.

Спорт мастеры Регина «Мәктәпкә - фитнес» дигән проектны тәкъдим итте. Яшь укытучы, хәзер утырып эшли торган шөгыльләр арту сәбәпле, хәрәкәтне фитнес күнегүләре аша бирергә тели. Аның проекты һәр яшь укытучыда яклау тапты. Дмитрий Козенков укучылар белән зур чыгымнарсыз гына замана машиналары ясау серләре белән уртаклашты. Ул технология дәресендә укучылар белән бергә ясаган айда хәрәкәтләнү аппаратын тәкъдим итте. Үзенчәлекле эш, укытучының кыю чыгышы игътибардан читтә калмады. Лариса Тимофеева «Педагогик дебют»та икенче елын катнаша. Укытучының гади генә кулланма материаллардан да оста файдаланып, үзенчәлекле дәрес бирүе югары бәяләнде.

Яшь укытучылар төрле номинацияләрдә дипломнар белән бүләкләнде. «Педагогик дебют-2013» бәйгесендә өченче урынны ике укытучы бүлеште. Алар - Гөлназ Кузьмина һәм Ирина Задавина. Икенче урынны Эльмира Габдуллина алды. Ә «Педагогик дебют-2013» бәйгесе җиңүчесе дип Юлия Иплина игълан ителде. Юлия дәрес бирү осталыгы сөйләм теле, тыңлата белүе, кыюлыгы белән аерылып торды. Алабуга педагогика университетын тәмамлап, бу уку елында шәһәргә яшь белгеч булып кайткан Юлия - "Безнең яңа укытучы- 2013" республика конкурсы җиңүчесе дә.

- Максатым - һәр алдынгы методиканы үзләштереп, аны үз укучыларыма тәкъдим итеп эшләү, аларны тормыштагы актуаль проблемалардан читтән калдырмау. Биология укытучысы буларак, мин ачык дәресне дә көнкүреш калдыклары темасына багышлап үткәрдем. Кече яшьтән үк бала әйләнә-тирә мохитнең пычрануына юл куймаска өйрәнергә тиеш, - ди Юлия.

Ул мастер-классны да без куллана торган азыкка өстәмәләрнең зыянын өйрәнүгә багышлады. Чын мәгънәсендә фәнни эш башкарып, ризыктагы нинди өстәмәләрнең организм өчен зыянлы булуын бәян итте.

Юлия Иплина район данын алга таба республика күләмендә дә яклар дигән өмет бар. Ул, җиңүче буларак, теплоходта сәяхәткә юллама белән бүләкләнде. Узган елгы бәйге җиңүчесе, яшь педагоглар советы рәисе Илфир Габидуллин Юлия-гә алдагы бәйгеләргә әзерләнергә ярдәм итәргә вәгъдә итте.

- Мондый һөнәри бәйгеләрдә катнашудан куркып калырга ярамый. Үз-үзеңне читтәге коллегаларың арасында да сынап карау һөнәри үсешкә нәтиҗәле йогынты ясый. Арабызда батыр йөрәкле, актив педагогларыбыз артсын өчен мөмкин булганча ярдәм итәргә әзербез, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: