Зәй офыклары

“Амфибия” зур планнар кора

Зәй балалар иҗат йорты укучыларның буш вакытын файдалы итеп үткәрүдә төп учреждение булып тора. Соңгы елларда биредә өстәмә белем бирүне күп баскычлы итеп оештыру буенча зур үзгәрешләр булды. Учреждениенең белем бирү программасы банкы даими яңартылып тора. Хәзерге вакытта балалар иҗат йортында алты төп юнәлеш буенча 164 программа гамәлгә ашырыла. Балалар...

Зәй балалар иҗат йорты укучыларның буш вакытын файдалы итеп үткәрүдә төп учреждение булып тора. Соңгы елларда биредә өстәмә белем бирүне күп баскычлы итеп оештыру буенча зур үзгәрешләр булды. Учреждениенең белем бирү программасы банкы даими яңартылып тора. Хәзерге вакытта балалар иҗат йортында алты төп юнәлеш буенча 164 программа гамәлгә ашырыла.

Балалар иҗат йортында бүгенге көндә эшләп килүче авиамодельләр, компьютер технологиясе, роботтехникасы һәм легоконструкторлар, компьютерда газета версткалау, кием кисү-тегү - аеруча балалар тарафыннан үз ителгән юнәлешләр. Үткән уку елында балалар иҗат йорты техник иҗатны үстерү максатында 1 миллион 210 мең сумлык грант отты. Шуның нәтиҗәсендә авиамодельләштерү буенча "Амфибия" клубының матди-техник базасы ныгытылды. Заманча технологияләр буенча "3D поколение" проекты эшләнеп, малайлар самолет һәм ракета макетларына детальләрне 3D принтеры аша чыгарып әзерли. Узган ел "Амфибия" клубына йөрүче балалар республикакүләм ярышларда 13 призлы урын алган. Агымдагы уку елында биредә тудырылган мөмкинлекләрдән файдаланып, тагын да нәтиҗәле эшләү күздә тотыла, малайлар үз эшләре белән зур күргәзмәләрдә, фәнни конференцияләрдә катнашырга исәп тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: