Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия

Ана телебезне кайгыртып

27 - 29 июньдә башкалабыз Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съезды узды.

Съездда бөтен илдән 400гә якын делегат катнашты. Өч көн дәвамында съездда катнашучылар күргәзмәләргә, экскурсияләргә, мастер-классларга һәм тренингларга йөреп, тәҗрибә тупладылар.

Зәйдән съездга делегат булып барган шәһәребезнең 6нчы мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Миңнегулова белән сөйләшеп, аның съездан алган кичерешләрен, туплаган фикерләрен газета укучыларыбызга да җиткерергә булдык.
 

- Безнең район делегациясен мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев җитәкләде. Шулай ук мәгариф идарәсеннән Миләүшә Вәлиәхмәтова, Халидә Харисова, татар гимназиясе директоры Рафаэль Хәсәншинда съездда катнашты. Гомумән, съезд эше бик тыгыз, кирәкле мәгълүматларга бай булды.
 

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия съезды дүрт елга бер тапкыр уздырылганлыктан уртаклашыр, фикер алышыр мәсьәләләр күп иде. Казан шәһәренең мәгариф оешмаларына бардык. Аерым план буенча безнең өчен педагогик остаханәләр, презентацияләр, тренинглар, мастер-класслар оештырылды, аерым секцияләргә бүленеп эшләдек. Панель дискуссияләрдә педагогик эшчәнлек тәҗрибәсе белән алмаштык.
 

Съездның пленар утырышы 29 июньдә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узды. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Президенты каршында татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразыев, мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм башкалар чыгыш ясады.
 

Министр милли мәгариф темасын күтәрде: татар телен укытуга басым ясап, уңышлы практикалар, сөенерлек нәтиҗәләрне телгә алды, бурычлар куйды һәм проблемаларны да атады. Ул һәр бакчада милли тәрбия һәм белем бирүче төркемнәргә өстенлек бирүне таләп итте.
«Катнаш төркемнәр – күз буяу гына! Бигрәк тә бу район үзәкләренә һәм шәһәрләргә кагыла. Яшь буында телебезгә ихтирам тәрбияләү, үзләренең татар милләтеннән булуы белән горурлану хисләре булдыру – безнең иң зур бурычыбыз», - диде ул.

 

Мин моның белән тулысынча килешәм, чөнки тел белү сабый чактан сеңдерелергә тиеш. Илсур Һадиуллин съездда катнашучыларга Россия Фән һәм югары белем министрлыгыннан югары уку йортларына керү өчен сынаулар исемлегенә туган тел фәнен кертүне дә соравы турында хәбәр итте.
Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында туган телнең кулланылышын киңәйтүгә басым ясады, Казан шәһәрендә татар теленең кулланылышы буенча зур үзгәрешләр күрүен әйтте. Ул башка районнарда да уңай эш баруын, район җитәкчеләре милли мәсьәләләр буенча аның алдында атна саен хисап тотуын белдерде. Президент туган телне өйрәнүдә гаиләнең роленә зур басым ясады, гаиләдә телнең кулланышын үстерү буенча яңа проектлар тәкъдим итүне сорады. Монысын да без - татар теле укытучылары бик хуплыйбыз. Ана теленә өйрәтү гаиләдә ныгытылганда гына, уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

 

Съездда күтәрелгән һәр мәсьәлә бүгенге көндә барыбызны да борчый торган темалар иде. Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру, төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту, татарларның милли-мәдәни автономияләре һәм иҗтимагый оешмаларның этномәдәни белемне саклау һәм өйрәнү буенча уртак эшчәнлеге – болар барысы да көн үзәгендә тора. Без съезд эшеннән яңа уку елына күп идеяләр туплап кайттык.

Миләүшә Миңнегулова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев