Башкарма комитет җитәкчесенең 2777нче (24.12.2012) карары белән 2013 елның 1 гыйнварыннан баланы өстәмә белем бирү учреждениеләрендә шөгыльләндергән өчен ата-аналардан түләү алу күләмнәре расланды. Карарда күп балалы, аз тәэмин ителгән гаилә балаларын социаль яклау максатыннан ташламалар да карала. Мәсәлән, инвалид баланың әти-әнисе, ятим калганда, аның законлы тәрбиячесе түләүләрдән азат ителә, ә...
Башкарма комитет җитәкчесенең 2777нче (24.12.2012) карары белән 2013 елның 1 гыйнварыннан баланы өстәмә белем бирү учреждениеләрендә шөгыльләндергән өчен ата-аналардан түләү алу күләмнәре расланды. Карарда күп балалы, аз тәэмин ителгән гаилә балаларын социаль яклау максатыннан ташламалар да карала. Мәсәлән, инвалид баланың әти-әнисе, ятим калганда, аның законлы тәрбиячесе түләүләрдән азат ителә, ә күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләргә 50 процент ташлама ясала. Бер гаиләдән 2 бала өстәмә шөгыльләнгәндә, беренчесе өчен - тулысынча, икенчесе өчен яртылаш кына түләү алу карала. Бала бер үк учреждениенең берьюлы берничә бүлегендә өстәмә белем алганда, әти-әниләр берсе өчен (югарырак бәялесе) - тулысынча, калганнары өчен 50 процент кына түли. Шунысын да әйтик, учреждениенең педагогик советы карары белән авыр хәлдә калган гаиләләрне 1-6 айга түләүдән азат итеп тору рөхсәт ителә.
Өстәмә белем бирү төрләре (бәя 1 укучыга, сумнарда)
1. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре:
- фигуралы шуу 500
- хоккей 250
- көнчыгыш көрәше 100
2. Музыка, сәнгать мәктәпләре:
- сәнгать бүлеге 200
- фортепиано, баян, гитара, аккордеон, хор белән җырлау 285
- скрипка, виолончель 215
- думбра, балалайка, тынлы инструментлар 145
- хореография бүлеге 200
- иртә үсеш бүлеге 440
- эшчәнлекнең башка төрләре 50
3. Балалар иҗат йорты:
- интеллектлар 200
- компьютер технологияләре 200
- фотостудия 200
- бию студиясе 200 50
- иртә үсеш мәктәбе 350
- сынлы сәнгать студиясе 200
- "Гитарист" берләшмәсе 200
- вокал студиясе 100 50
- телләрне үстерү 300
- фәннәрнең кече академиясе 100
- "Осталар шәһәре" студиясе (кичке) 150
- башка шөгыльләр 50 50
- хәрби-патриотик һәм туган якны өйрәнү юнәлешендәге берләшмәләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа