Зәй офыклары

Белемле меңне егар...

Сәләтле, интеллектуаль яктан көчле балалар белән эшләүдә үзара көндәшлекне арттыру зарур. Моның өчен иң көчле балалардан мәктәп, район командалары туплап, чит шәһәр яки өлкәдәге яшьтәшләре белән үзара ярышлар оештыру отышлы, дигән фикер мәктәп укучыларының Кече академиясе попечительләр советының чираттагы утырышында яңгырады. Анда район башлыгы Татьяна Воропаева, Казан технология университеты галиме...

Сәләтле, интеллектуаль яктан көчле балалар белән эшләүдә үзара көндәшлекне арттыру зарур. Моның өчен иң көчле балалардан мәктәп, район командалары туплап, чит шәһәр яки өлкәдәге яшьтәшләре белән үзара ярышлар оештыру отышлы, дигән фикер мәктәп укучыларының Кече академиясе попечительләр советының чираттагы утырышында яңгырады.

Анда район башлыгы Татьяна Воропаева, Казан технология университеты галиме Петр Гуревич, якташыбыз, Идел буе федераль университетының Алабуга институты доценты Мансур Гыйльмуллин, Чувашия делегациясе, мәгариф хезмәткәрләре, Кече академия укытучылары катнашты.

Республикада бердәнбер булган мәктәп укучыларының Кече академиясе Зәйдә 5 ел эшли. Шушы вакыт эчендә сәләтле балалар белән максатчан эшләү нәтиҗәсендә укучыларның интеллектуаль үсеше шактый югары күтәрелде, ди педагоглар. Узган уку елында биредә шөгыльләнүче 17 укучы фән олимпиадаларының төбәк этабы җиңүчеләре һәм призерлары булды.

- Үз мәктәбендә алдынгы, программаны яхшы үзләштерүче бала белән Кече академиядә шөгыльләнүче укучылар арасында аерма зур. Мәсәлән, үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам, Кече академиягә йөри башлаганчы фән олимпиадаларында катнашкан яхшы укучы балаларның уртача баллны да җыя алмаган очраклары күп. Ә инде бирегә даими йөреп, теге яки бу фәнне тирәнтен үзләштергән укучы олимпиадаларда призлы урын ала. Тик ниндидер нәтиҗәгә ирешеп, аның белән генә канәгатьләнеп калырга ярамый, үсешнең яңа баскычына күтәрелү турында уйларга кирәк. Ә моңа баланың үз белемен башкалар белән чагыштырып каравы зур этәргеч бирә, - ди Кече академия педагогы Фәнил Таймасов.

Аның фикерен укучылар да күтәреп алды. Утырышта катнашкан 2нче мәктәп укучылары Артем Борзов һәм Ринат Ибраһимов теге яки бу фән белән күңел биреп, даими шөгыльләнгәндә генә нәтиҗәгә ирешү мөмкин булуын ассызыкладылар. Алар үз казаныбызда гына кайнамыйча, башка өлкәләрдәге балалар белән көч сынашу кирәк, диләр. Ә төрле дәрәҗә фән бәйгеләрендә нәтиҗәле чыгыш ясау өчен укучының Кече академиягә кечерәк сыйныфлардан ук килеп шөгыльләнүе мөһим. Белгечләр V сыйныфтан бала белән көн дә эшләгәндә генә, югары сыйныфларда яхшы нәтиҗә күрсәтергә әзерләп була, дип белдерә.

Петр Гуревич исә, баланың фән белән даими шөгыльләнүен хуплап, җәйге чорда төрле төбәкләрдән сәләтле укучылар өчен профильле лагерь оештыруның үтемле булуына тукталды.

- Бу, беренчедән, баланы башка белемле яшьтәшләре белән очраштырып фикер уртаклашу өчен яхшы булса, икенчедән, булачак яшь белгечләрдән күмәк фәнни ачышлар ясарга команда туплау ролен дә үтәргә мөмкин. Мәсәлән, без химия белән ныклап кызыксынучы балаларны инде берничә ел "Ялта-Зәй"дә "Орбиталь" лагеренда очраштырып, кызыклы гына эшләр башкардык, - диде ул.

Чувашиянең мәгариф хезмәткәрләре делегациясе дә Кече академия эшчәнлеген югары бәяләп, алга таба ике арада сәләтле балалар белән эшләүдә хезмәттәшлеккә әзер булуларын белдерде, тәҗрибә уртаклашып эшләргә чакырды.

Татьяна Воропаева, утырышны йомгаклап, киләчәктә дә сәләтле балалар белән эшләүгә район җитәкчелеге тарафыннан җитди игътибар биреләчәк, диде. Ул югары уку йортлары педагогларына, яшь белгечләрне чакырып, сәләтле балалар өчен мастер-класслар үткәрүне ешайтырга кирәклеген, ә инде аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче сәләтле балаларга финанс ярдәме күрсәтү һәрвакыт игътибар үзәгендә булачак, дип белдерде. Аларны төрле фәнни, иҗади бәйгеләрдә катнаштыру чыгымнарын район бюджеты үз өстенә алачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: