Зәй офыклары

“Бергәләп күңел ачыйк, җырлыйк һәм биик!”

29 нчы октябрь көнне Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге гаиләләргә һәм балаларга ярдәм бүлеге хезмәткәрләре ачыйк исәптә торучы һәм физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән сабыйлар өчен "Бергәләп күңел ачыйк, җырлыйк һәм биик!" дип исемләнгән танып белү чарасы уздырды. Әлеге чара Татарстан Республикасында парк һәм скверлар елы уңаеннан оештырылды. Белгечләр...

29 нчы октябрь көнне Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге гаиләләргә һәм балаларга ярдәм бүлеге хезмәткәрләре ачыйк исәптә торучы һәм физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән сабыйлар өчен "Бергәләп күңел ачыйк, җырлыйк һәм биик!" дип исемләнгән танып белү чарасы уздырды. Әлеге чара Татарстан Республикасында парк һәм скверлар елы уңаеннан оештырылды.

Белгечләр уеннар аша тәнне чыныктыру, тискәре эмоцияләрне юкка чыгару, толерантлык тәрбияләүне максат итеп куйдылар.

Мәгълүм булганча, һәркем - балалар да, өлкәннәр дә уеннар ярата, шуны күз уңында тотып, без гаиләләрне әкияти сәяхәткә дәштек. Сәяхәткә юл тотканда төрле биремнәрне үтәргә һәм уеннарда катнашырга туры килде балаларга.

Балаларны сихри сәяхәттә әкият герое Емеля озатып йөрде. Сабыйлар аның белән рәхәтләнеп уйнады, күңел ачты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: