Зәй офыклары

Бүген 250 зәйле рус теленнән БДИ тапшыра

Бүген унберенче сыйныфны тәмамлаучы укучылар беренче мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханын тапшыра: ул рус теленнән үтә. Татарстанда рус теленнән БДИны 18 мең кеше бирәчәк, шуларның 250се зәйле. Республикада БДИларны тапшыру өчен 86 махсус күзәтү камералары белән җиһазландырылган пункт әзерләнгән, безнең районда имтихан тапшыру урыны булып 6нчы мәктәп билгеләнде. Рус теленнән имтихан...

Бүген унберенче сыйныфны тәмамлаучы укучылар беренче мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханын тапшыра: ул рус теленнән үтә. Татарстанда рус теленнән БДИны 18 мең кеше бирәчәк, шуларның 250се зәйле. Республикада БДИларны тапшыру өчен 86 махсус күзәтү камералары белән җиһазландырылган пункт әзерләнгән, безнең районда имтихан тапшыру урыны булып 6нчы мәктәп билгеләнде. Рус теленнән имтихан ике өлештән тора. Аның берсе кыскача җаваплар бирү булса, икенчесе - инша формасында киңәйтелгән җаваплар бирү. Имтиханны тапшыруга 3 сәгать 30 минут бирелә. 100 балл җыю мөмкинлегеннән кимендә 24 балл җыючы имтиханны тапшырган дип исәпләнә, нәтиҗәләр 10 көннән соң билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: