Зәй офыклары

Бүген - Белем көне (фотолар)

Кичә барлык мәктәпләрдә яңа уку елы башлануны искәртеп, беренче кыңгыраулар чыңлады. Белем көне шәһәр-райондагы 27 мәктәптә 5 меңнән артык укучы өчен үзенчәлекле истә калырлык чаралар белән билгеләнде. Һәр белем йорты укучыларын яңарып, матурланып каршы алды. Соңгы биш елда районда 13 мәктәп республика президент программасы нигезендә капиталь төзекләндерелде. 1нче һәм 2нче...

Кичә барлык мәктәпләрдә яңа уку елы башлануны искәртеп, беренче кыңгыраулар чыңлады. Белем көне шәһәр-райондагы 27 мәктәптә 5 меңнән артык укучы өчен үзенчәлекле истә калырлык чаралар белән билгеләнде. Һәр белем йорты укучыларын яңарып, матурланып каршы алды.

Соңгы биш елда районда 13 мәктәп республика президент программасы нигезендә капиталь төзекләндерелде. 1нче һәм 2нче мәктәпләр быелгы уку елын заманча төзекләнеп каршылый, татар гимназиясендә дә агымдагы уку елына әзерлек йөзеннән зур төзекләндерү эшләре башкарылды. Әлеге белем йортында оештырылган зур бәйрәм мәктәп мәйданнарына гына сыешмыйча, шәһәрнең үзәк урамын да биләп алды. Белем көне 35нче бистәдә яшәүчеләр өчен дә зур бәйрәмгә әверелде. Бирегә укучылар, педагоглар, әти-әниләрне тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов, Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов килде. Ул Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов котлавын җиткерде. Ә район җитәкчелеге исеменнән чыгыш ясаган Разиф Кәримов, мәктәп белем иле, югары тәрбия иле булып калсын дип ассызыклады.

- Нәкъ менә шушы белем учаклары киләчәк буынны тормышка әзерләүдә төп роль уйный. Быел безнең район мәктәпләре бусагасын тәүге тапкыр 578 бала аилап керә. Бу сөенечле сан, чөнки соңгы ун елда бу кадәр баланың беренче сыйныфка кабул ителгәне булмаган. Төп бурыч уңайлы шартлар тудырылган мәктәпләрдә сабыйларга төпле белем һәм тәрбия бирү, - диде ул.

Татар гимназиясенә быел беренче сыйныфка 50 бала килгән. Алар матур мәктәп формаларыннан, кулларына аллы-гөлле чәчәкләр тотып алгы рәтләрдә белем көне бәйрәмен бизәүчеләр булдылар. Беренчеләргә һәм башка укучыларга үрнәк йөзеннән Ленар Әхмәтҗанов үткән ел унберенчене тәмамлаучылар арасында татар гимназиясе укучысы Резидә Хәкимуллинаның Россия һәм Татарстан күләмендә уку буенча алтын медальләр яулавын искәртте. Мондый балалар Татарстанда алтау гына булды, сезнең дә һәрберегезнең киләчәктә Резидә кебек уңышлар яулавыгызны телибез, диде ул.

Тантаналы чарада Разиф Кәримов татар гимназиясенә музыкаль аппаратура алу өчен 150 мең сумлык сертификат тапшырды. Ә "Ак барс" банкының Зәй бүлеге җитәкчесе Елена Копылова барлык беренче сыйныф укучыларына банкның махсус китаплар һәм дисклар бүләк итүен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: