Зәй офыклары

Бүген мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре

Ниһаять, куркытып торган бердәм дәүләт имтиханнары артта калды. Кулларына аттестатлар алып, таралышыр көннәре җитте мәктәп тәмамлаучыларының. Бүген мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре гөрләячәк. Кичәге укучылар иртәгәдән мөстәкыйль тормышка юл алып, кемдер укырга китәчәк, икенчеләр эшкә урнашып, хезмәт юлын башлаячак. Быел Зәй районында 245 яшь кеше урта мәктәп тәмамлады. Алар арасында 17 медалист...

Ниһаять, куркытып торган бердәм дәүләт имтиханнары артта калды. Кулларына аттестатлар алып, таралышыр көннәре җитте мәктәп тәмамлаучыларының. Бүген мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре гөрләячәк. Кичәге укучылар иртәгәдән мөстәкыйль тормышка юл алып, кемдер укырга китәчәк, икенчеләр эшкә урнашып, хезмәт юлын башлаячак.

Быел Зәй районында 245 яшь кеше урта мәктәп тәмамлады. Алар арасында 17 медалист бар. 3 укучы БДИны аерым предметлардан 100 баллга тапшырды.

Бүген матур итеп киенгән, йөзләрендә елмаю балкыган егетләр-кызлар кичке сәгать 5тә "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданга "Йолдызлы бал"га җыелачак. Аларга мөстәкыйль тормышка фатиханы район җитәкчелеге, әти-әниләр бирәчәк, котлаячак. Ак юллар сезгә, Зәйнең яшь гражданнары!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: