Зәй офыклары

Бүләккә – iPad

Татарстанда март башыннан "IT-чемпион" бәйгесе игълан ителгән иде. Ул дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең электрон формасыннан файдалануны активлаштыру, мәктәп укучылары арасында актив тормыш позициясен пропагандалау максатын күз уңында тота. Бәйге өч этапта: 1 марттан - 24 майга, 25 майдан - 1 сентябрьгә, 2 сентябрьдән 20 декабрьгә кадәр үткәрелә. Укучылар анда "Иң...

Татарстанда март башыннан "IT-чемпион" бәйгесе игълан ителгән иде.

Ул дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең электрон формасыннан файдалануны активлаштыру, мәктәп укучылары арасында актив тормыш позициясен пропагандалау максатын күз уңында тота. Бәйге өч этапта: 1 марттан - 24 майга, 25 майдан - 1 сентябрьгә, 2 сентябрьдән 20 декабрьгә кадәр үткәрелә. Укучылар анда "Иң актив мәктәп укучысы" номинациясендә көч сынаша. Бәйгене Мәгариф һәм фән, элемтә һәм мәгълүмат министрлыклары берлектә уздыра. Биредә мәктәп укучыларыннан edu.tatar.ru. порталы аша шәхси кабинет сайтында өлкәннәргә теркәлергә ярдәм итү, мәгълүмат кертү сорала. Һәр эш өчен укучы 1 балл ала. Тик әлеге баллар, өлкән кеше шәхси кабинеты аша 100 сумнан да ким булмаган түләү башкарганда гына активлаша. Ә өлкән кешенең интернет аша башкарылган һәр түләве балага 4 балл өсти. Иң күп бал җыйган укучыга "iPad" бүләк ителәчәк.

Бүгенге көндә безнең районнан бәйгедә 63 укучы катнашуы мәгълүм. Әлегә иң зур балл җыючы булып Төги мәктәбе укучысы Максим Столяров исәпләнә. Ул ай дәвамында 40 балл җыйган.

Ә республикада иң зур балл җыючы Мөслим районыннан, ул 312 балл тупларга өлгергән.

Бәйгенең һәр этабында һәр районда өч иң актив укучы билгеләнәчәк. Аларны бүләккә "iPad" көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: