Зәй офыклары

Бюджет урыннары арткан

Татарстан Министрлар Кабинетында узган чираттагы брифинг быел югары һәм урта һөнәри уку йортларының бюджет урыннарына кабул итү йомгакларына багышланды. Анда мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов республиканың югары уку йортларында 16155 бюджет урыны булуын хәбәр итте. Узган ел белән чагыштырганда, берникадәр үсеш күзәтелә: былтыр 15672 бюджет урыны булган. Быел...

Татарстан Министрлар Кабинетында узган чираттагы брифинг быел югары һәм урта һөнәри уку йортларының бюджет урыннарына кабул итү йомгакларына багышланды. Анда мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов республиканың югары уку йортларында 16155 бюджет урыны булуын хәбәр итте. Узган ел белән чагыштырганда, берникадәр үсеш күзәтелә: былтыр 15672 бюджет урыны булган. Быел тәүге тапкыр бюджет урыннары дәүләти булмаган вузларда да булдырылган. "ТИСБИ" Идарә университетында - 100, идарә һәм хокук институтында 185 студент дәүләт хисабына укый ала. Бюджет урыннарына нигездә мәктәпне медальгә тәмамлаучылар, фән олимпиадалары җиңүчеләре, бердәм дәүләт имтиханнарын югары балларга тапшыручылар кабул ителгән. Безнең район буенча быел 325 бала урта гомумбелем алып чыкты. Шуларның 23е - алтын, 5се көмеш медаль алды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: