Зәй офыклары

Диана иң яхшы мәкалә авторы дип табылды

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте Россия ислам университеты белән берлектә "Татар дини мирасы" дигән төбәкара фәнни эшләр конкурсы игълан иткән иде. Әлеге бәйгегә йомгак Казанда 2 ноябрдә ясалды. Бу конкурста Зәйдән 1нче мәктәп укучысы Диана Чекменева "Безнең яктан, безнең туфрактан ул" дигән эше белән катнашты. Аның фәнни эшенең җитәкчесе -...

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте Россия ислам университеты белән берлектә "Татар дини мирасы" дигән төбәкара фәнни эшләр конкурсы игълан иткән иде. Әлеге бәйгегә йомгак Казанда 2 ноябрдә ясалды. Бу конкурста Зәйдән 1нче мәктәп укучысы Диана Чекменева "Безнең яктан, безнең туфрактан ул" дигән эше белән катнашты. Аның фәнни эшенең җитәкчесе - татар теле укытучысы Мәүлидә Шәймәрданова. Татарстаннан гына түгел, Россия төбәкләреннән дә килгән эшләр арасында Диананың якташыбыз, күренекле дин эшлеклесе, табиб, мәгрифәтче Таҗетдин Ялчыгол турындагы язмасы "Иң яхшы мәкалә" номинациясендә беренче урынга лаек булды. Диана -Диплом, ә фәнни эш житәкчесе Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Алар 22 декабрьдә Болгарда узачак республикакүләм укуларга чакыру алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: