Зәй офыклары

Дәүләт имтиханнарын тапшыруга гаризалар бирүгә санаулы көннәр калды

Район мәгариф идарәсеннән хәбәр итүләренчә, чыгарылыш сыйныф укучылары һәм алданрак мәктәпне тәмамлаучылар өчен бердәм дәүләт имтиханында катнашуга гаризалар тапшыру һәм БДИ тапшырыласы фәннәрне сайлауга гаризалар бирү быел 1 февральгә кадәр башкарылырга тиеш. Агымдагы уку елында район мәктәпләрендә унберенче сыйныф 189 укучы тәмамлый. Аларның бер өлеше - 6 авыл мәктәбе һәм...

Район мәгариф идарәсеннән хәбәр итүләренчә, чыгарылыш сыйныф укучылары һәм алданрак мәктәпне тәмамлаучылар өчен бердәм дәүләт имтиханында катнашуга гаризалар тапшыру һәм БДИ тапшырыласы фәннәрне сайлауга гаризалар бирү быел 1 февральгә кадәр башкарылырга тиеш. Агымдагы уку елында район мәктәпләрендә унберенче сыйныф 189 укучы тәмамлый. Аларның бер өлеше - 6 авыл мәктәбе һәм күпчелеге - шәһәр мәктәпләре укучылары. IXнчы сыйныфларга исә төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен сайланган фәннәр язылган гаризаны 1 мартка кадәр тапшыру кирәк. Гаризалар чыгарылыш сыйныф укучысы белем алган мәктәпкә, ә мәктәпне алдагы елларда тәмамлаучылар, урта һөнәри уку йортларында белем алучылар тарафыннан яшәү урыны буенча мәгариф бүлегенә тапшырыла. Алар үзләре белән паспорт, аттестат яки урта һөнәри белем турындагы диплом яки көллият яисә техникумнан урта гомуми белем алу программасын үзләштерү хакындагы белешмә алып килергә тиеш. Имтиханнарны тапшыру процедурасы белән бәйле сораулар туса, эш көннәрендә район мәгариф идарәсенә 3-19-33 телефоны белән шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: