Зәй офыклары

“Энҗе”дә яңа төркем ачылды

Яңа елга "Энҗе" балалар бакчасында 25 сабыйга исәпләнгән яңа төркем ачылды. Хәзер биредә 160 бала тәрбияләнәчәк. Бу - узган ел дәвамында "Сабыйларга уңайлылык һәм җылылык бүләк итик" муниципаль программа кысаларында ачылган төркемнәрнең чираттагысы. Гомумән, ел дәвамында "Якты коңгыз", "Каенкай", "Миләшкәй" бакчаларында 80 балага яңа төркемнәр ачылган иде. Шул рәвешле, 2012...

Яңа елга "Энҗе" балалар бакчасында 25 сабыйга исәпләнгән яңа төркем ачылды. Хәзер биредә 160 бала тәрбияләнәчәк. Бу - узган ел дәвамында "Сабыйларга уңайлылык һәм җылылык бүләк итик" муниципаль программа кысаларында ачылган төркемнәрнең чираттагысы. Гомумән, ел дәвамында "Якты коңгыз", "Каенкай", "Миләшкәй" бакчаларында 80 балага яңа төркемнәр ачылган иде. Шул рәвешле, 2012 елда 105 бала бакчалы булды. 2013 елда да әлеге программа кысаларында төркемнәр ачылачак. 4нче микрорайонда бакча төзелер дип көтелә. Бура-Киртә, Сарсаз-Баграж мәктәпләре базасында да бакчалар булдырылачак.

"Энҗе" бакчасында яңа төркем ачу эшләренә җирле бюджеттан 1 миллион 103 мең сум акча бүленеп, аны "Хәмиев" ҖЧШ (директоры Рамил Хәмиев) сыйфатлы итеп башкарып чыкты. Әлеге сумманың 800 мең сумы төркем әзерләү өчен тотылса, 300 меңе җиһаз, кирәк-ярак алуга сарыф ителде. Төркем якты, җылы, уңайлы: ул бакчаның беренче катында урнашкан. Төркем ачу тантанасында район башлыгы Татьяна Воропаева катнашып, нәниләрнең, әти-әниләрнең сөенечен уртаклашты, бирегә йөреп, мәктәпкә ныклы әзерлек алуларын теләп, нәниләргә уенчыклар да бүләк итте. Бакчаны шефлыкка алган җылылык челтәрләре предприятиесе җитәкчелеге, Рамил Хәмиев та нәниләрне бүләкләр алып килеп сөендерде бу көнне.

Бәйрәм тамашасы, бүләкләр, Яңа ел күчтәнәчләреннән нәниләрнең күзләре яна. Балалардан битәр әти-әниләр сөенә. Тантанага Ольга белән Руслан Миргалимовлар икесе дә килгән. Кызлары Аида бирегә йөриячәк икән. Төркем ошады, балабыз бирегә йөргәч, без дә тыныч күңел белән эшкә барачакбыз, баланың бакчага йөрүе мөһим, мәктәпкә әзерлекне ул биредә ала бит, ди Миргалимовлар. Яңа төркемгә йөриячәк Алинаның әнисе Анастасия Шатунованың шатлыгы йөзенә чыккан. Ул мәшгульлек үзәгендә курсларда укый, кызын калдырыр урын бар хәзер, оператор һөнәрен үзләштереп, яңа эшкә чыгарга исәбе аның. Сабыйларга тудырылучы уңай шартлар өчен район җитәкчелегенә рәхмәтлебез, эшләре уң булсын, диде ата-аналар исеменнән Ирина Баһаутдинова. Район башлыгы тантанадан соң ата-аналар, нәниләр белән аралашты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: