Зәй офыклары

Файдалы да, кирәкле дә

Ал. Бистәсе мәктәбендә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе, бу уку елында проект формасын алып, уку елы башыннан ук планлаштырылды. Акция кысаларында төрле кызыклы чаралар оештырылды. Беренче чиратта VIII һәм IХ сыйныф укучылары, «түгәрәк өстәл» артында очрашып, "Чәй эчәбез бал белән" исемле чара барышында гаиләләре, туган җирләре, татар халык ашлары турында сөйләшеп,...

Ал. Бистәсе мәктәбендә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе, бу уку елында проект формасын алып, уку елы башыннан ук планлаштырылды. Акция кысаларында төрле кызыклы чаралар оештырылды. Беренче чиратта VIII һәм IХ сыйныф укучылары, «түгәрәк өстәл» артында очрашып, "Чәй эчәбез бал белән" исемле чара барышында гаиләләре, туган җирләре, татар халык ашлары турында сөйләшеп, тел үстерделәр. Чара ахырында үзләре пешереп алып килгән татар халык ашлары белән сыйландылар.

Әниләр бәйрәме дә игътибардан читтә калмады. Әниләргә багышлап V-IХ сыйныф укучылары арасында иншаларга бәйге оештырылды.

Декабрь аенда татар театрының туган көне билгеләп үтелде. V сыйныф укучылары татар театрының тарихы турында сөйләгәннән соң, барлык укучылар темага кагылышлы сорауларга татар телендә җавап биреп, фикер алышты. Һәм шунда ук VI һәм VII сыйныф укучылары үзләре эшләгән проектларын тамашачыга тәкъдим иттеләр. VI сыйныф укучылары рус халкының "Шалкан" әкиятен татарчага тәрҗемә итеп, заманча сценарий язып, костюмнарны үз фантазияләре буенча әзерләделәр, VII сыйныф укучылары Һади Такташның "Тәүфыйклы песи" әсәрен татарчадан русчага тәрҗемә итеп, курчак театры өчен курчакларны, декорацияне үз куллары белән ясап, әсәрне сәхнәләштерделәр.

Кышкы каникуллардан соң авыл һәм мәктәп китапханәләре башлангыч һәм V сыйныф укучыларын үзләренә кунакка чакырды. Китапханәчеләр балаларны татар язучыларының китаплары, әсәрләре белән таныштырып, китапларның эчтәлеге белән кызыксындырдылар. Китапханәдән укучылар татар балалар язучыларының китапларын яздырып алды. Ә аңа кадәр алар татар телендә шигырьләрне, әсәрләрдән өзекләрне дөрес, матур итеп укуда ярышты.

Февраль аенда Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышлап оештырылган шигырь бәйгесенә дә укучылар битараф калмады, һәр сыйныфтан татар телендә сәнгатьле итеп шигырь укучы табылды.

Март башында укучылар "Татарча сөйләшәбез" акциясенә актив керештеләр. VIII, IХ сыйныф укучылары укытучыларга, почта, балалар бакчасы, ашханә, кибет, авыл Советы хезмәткәрләренә үзләре төзегән татарча-русча сүзлекләрне өләште. Атна ахырында мәктәптә һәм авылның төрле нокталарында укучылар һәм өлкәннәр арасында татарча диалоглар яңгырады: исәнләшеп, хәерле көн теләп, хәлләр сораштылар, сәламәтлекләре белән кызыксындылар, татар телен ни дәрәҗәдә белүләре һәм өйрәнергә теләүләре турында сораулар яуды. Мондый сөйләшүдән баш тартучы булмады, бар кеше дә канәгать калып, бер-берсенә рәхмәтләр әйтеп, саубуллашты.

V сыйныф укучылары мәктәп линейкасында республика символикасы, дәүләт телләре, Президентлары, халкы турында үзләре төзегән текстны сөйләделәр. VII сыйныф укучылары линейкада экологик темага чыгыш ясады: табигатьне сакларга, яратырга өндәделәр. Бу ике сыйныф та үз темаларына багышлап газеталар чыгарды.

Линейкада дежур сыйныфның русча гына түгел, татарча да отчет бирүе мәктәп өчен күңелгә ятышлы яңалык булды.

"Мин татарча сөйләшәм" проекты март ае белән генә чикләнми, ул уку елы ахырына кадәр дәвам итә. Апрель ае балаларны шигырь һәм сочинениеләр бәйгесенә чакырса, май аенда табигатькә сәяхәт буенча татар телендә фотоальманах төзү көтелә.

Киләсе уку елына мондый проект эшен укучылар белән берлектә планлаштыру да май аена туры килә. Бу проект безнең өчен файдалы һәм бик кирәкле.

Рузалия Һадиуллина, татар теле һәм әдәбияты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: