Зәй офыклары

Файдалы эш нияттән башлана

Мирный бистәсе мәдәният йортында Экология елы уңаеннан урман һәм су көненә багышланган үзенчәлекле чара үтте. Анда урманчылар, 5нче мәктәп, "Миләшкәй" балалар бакчасы, китапханә коллективы берлектә әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларын күтәрделәр. Һәр коллектив Экология елында үзләре башкарачак эшләрне бәян итте. Миләшкәйлеләр "Кече Ватанга - олы мәхәббәт" дип исемләнгән программа кысаларында чәчәкләр...

Мирный бистәсе мәдәният йортында Экология елы уңаеннан урман һәм су көненә багышланган үзенчәлекле чара үтте.

Анда урманчылар, 5нче мәктәп, "Миләшкәй" балалар бакчасы, китапханә коллективы берлектә әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларын күтәрделәр. Һәр коллектив Экология елында үзләре башкарачак эшләрне бәян итте. Миләшкәйлеләр "Кече Ватанга - олы мәхәббәт" дип исемләнгән программа кысаларында чәчәкләр утырту, кышкы чорда кошларга җим бирүне планлаштыра. Ә мәктәп укучылары Мирный бистәсе күлен тәртиптә тотуны, чишмәләрне чистартуны дәвам итәчәк.

Шулай ук балаларны урман табигатен саклауга җәлеп итүне активлаштыру да алгы планга куела.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: