Зәй офыклары

Гаилә белән музейда

Яхшы кәеф өчен балага нәрсә кирәк? Әлбәттә, аларның күңелен күтәрердәй чара. Туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре 27 малай һәм кыз, аларның әти-әниләре өчен күңелле тамаша ясады. Карамелька, Ириска исемле клоуннар балаларны арыганчы уйнатты, аларга кайбер серләрне ачты, җырлар җырлатты. Балалар көлешкән, шарлар шартлаган тавыштан музей стеналары шаулап торды, кем...

Яхшы кәеф өчен балага нәрсә кирәк? Әлбәттә, аларның күңелен күтәрердәй чара. Туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре 27 малай һәм кыз, аларның әти-әниләре өчен күңелле тамаша ясады. Карамелька, Ириска исемле клоуннар балаларны арыганчы уйнатты, аларга кайбер серләрне ачты, җырлар җырлатты. Балалар көлешкән, шарлар шартлаган тавыштан музей стеналары шаулап торды, кем генә чарада битараф булып карап торды икән? Юктыр, мөгаен. Кичке сәгат 9га кадәр барган күңел ачудан балаларның тиз генә таралышасы да килмәде. Совет чоры мультфильмнары да балалар күңеленә хуш килде.

"Саннар сере" дип аталган кичке чара да балаларны үзенә бөтереп алып кереп китте. Ярымкараңгы залга күрәзәче беренче килүчене алып кереп бага башлауга, һәркем тынып калды. Карталар ярдәмендә нәрсә булган, алга таба сине нәрсәләр көтүен күрәзәче һәркем күңеленә хуш килердәй итеп җиткерә белде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: