Зәй офыклары

Геройлар онытылмый

9 декабрьдә, Ватан каһарманнары көне уңаеннан, туган як тарихын өйрәнү музее коллективы 1нче мәктәпнең V "А" сыйныфы укучыларын үзенә кунакка чакырды. Башта укучылар "Каһарманнар беркайчан да үлми, алар безнең күңелләрдә яши" дип исемләнгән экскурсиядә булдылар. Алар җәяүләп элек егетләрне армиягә, сугыш башлангач, фронтка озату урыны булган иске хәрби комиссариат бинасы...

9 декабрьдә, Ватан каһарманнары көне уңаеннан, туган як тарихын өйрәнү музее коллективы 1нче мәктәпнең V "А" сыйныфы укучыларын үзенә кунакка чакырды. Башта укучылар "Каһарманнар беркайчан да үлми, алар безнең күңелләрдә яши" дип исемләнгән экскурсиядә булдылар. Алар җәяүләп элек егетләрне армиягә, сугыш башлангач, фронтка озату урыны булган иске хәрби комиссариат бинасы белән танышып, һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннан алар районыбызның Бөек Ватан сугышы геройлары: Георгий Федотович Ларионов, Николай Иванович Майков, Александр Афанасьевич Васильев, әлеге датаның килеп чыгу тарихы турында тулырак мәгълүмат алдылар. Укучылар өчен һәр сөйләгән сүз кызыклы булды. Мондый чара балаларда Ватанга мәхәббәт, аның белән горурлану хисләре тәрбияләүдә ярдәм итә.

Н. Афанасьева, музейның фәнни хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: