Зәй офыклары

Гореф-гадәтләргә нигезләнеп

Халкыбызның алдагы көне, язмышы бүгенге балаларны, яшьләрне тәрбияләү белән тыгыз бәйләнгән. Тәрбия эшендә катлаулы, әлегә хәл ителмәгән мәсьәләләр шактый күп. Шулардан балаларны гаиләдә, балалар бакчасында әхлаклылыкка өйрәтүне аерып әйтергә кирәк. Бу - балаларны халкыбыз рухында тәрбияләүнең мөһим юнәлеше. Бүген без балаларыбызны туган телдә укырга, язарга өйрәтү белән генә чикләнмичә, һәр...

Халкыбызның алдагы көне, язмышы бүгенге балаларны, яшьләрне тәрбияләү белән тыгыз бәйләнгән. Тәрбия эшендә катлаулы, әлегә хәл ителмәгән мәсьәләләр шактый күп. Шулардан балаларны гаиләдә, балалар бакчасында әхлаклылыкка өйрәтүне аерып әйтергә кирәк. Бу - балаларны халкыбыз рухында тәрбияләүнең мөһим юнәлеше. Бүген без балаларыбызны туган телдә укырга, язарга өйрәтү белән генә чикләнмичә, һәр яклап камил шәхес тәрбияләүнең бер юнәлеше булган милли культура формалаштыру, халкыбызның милли-мәдәни рухын сеңдерү юнәлешендә эшлибез.

Әдәплелек, тыйнаклылык, намуслылык, башкаларга хөрмәт белән карау кебек әхлакый сыйфатлар - һәр милләт кешесенә дә хас. Милли культура формалаштыруда иң мөһиме - халык традицияләре, гореф-гадәтләренә нигезләнеп, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Балаларда милли мәдәният турында бербөтен күзаллау булдыру - туган телеңне белү һәм шул телдә аралашу, халык авыз иҗатын, халыкка хас әдәплелек кагыйдәләрен, туган як табигатен, милли халык уеннарын белү дигән сүз.

Балалар бакчаларында шөгыльләр уен элементлары белән алып барыла, чөнки алар балаларның теләкләрен, ихтыяҗларын канәгатьләндерәләр, уен вакытында аларның индивидуаль үзенчәлекләре ачыла. Безнең "Салават күпере" балалар бакчасы милли төбәк компонентлары кертү, милли аң һәм үзаң тәрбияләү, нәниләрне үз халкының тарихы, традицияләре, мәдәнияте белән таныштыру юнәлешендә эшли. Балалар үзләре яши торган Зәй төбәгенең табигате һәм аның үзенчәлекләрен, туган халкының үзенә генә хас гореф-гадәтләре, сәнгате, әдәбияты, мәдәниятен белеп үсә. Балалар бакчасы - умарта күчен хәтерләтүче урын ул. Нинди генә чаралар узмый монда! Ул - халык, халыкның йола, календарь бәйрәмнәре дисеңме, әдәби атналармы! Бакчабызда "Сөмбелә", "Аулак өй", "Нардуган", "Нәүрүз", "Карга боткасы", "Сабан туе", "Орчык өмәсе", "Каз өмәсе" кебек бәйрәмнәрне үткәрү традициягә керде. Әлеге чаралар аша безнең балаларыбыз милли тәрбия ала, тарихыбызны өйрәнә.

Тотрыклы (толерант) шәхес тәрбияләү - ул балаларда башка милләт кешеләренә, аларның мәдәниятенә уңай мөнәсәбәт булдыру дигән сүз. Без балаларда үз халкыбызга, үз илебезгә мәхәббәт тәрбияләү белән беррәттән, кайда яшәүләренә һәм нинди милләт кешеләре булуларына карамастан, аларны барлык халыкларны, аларның мәдәниятен, гореф-гадәт, традицияләрен хөрмәт итәргә, табигатьне яратырга өйрәтәбез, гомумкешелек кыйммәтләре белән таныштырабыз. Балалар мәктәпкәчә яшьтә үк үзләре яшәгән төбәк халкының мәдәниятен, динен, йолаларын, гореф-гадәтләрен, милли бәйрәмнәрен, яшәү рәвешен хөрмәт итәргә өйрәнсә генә, алга таба - мәктәптә укыганда да, тормышка аяк баскач та - ул балаларда янәшәдә яшәүче халыкларга кимсетеп карау булмаячак.

Г. Хөснетдинова,

өлкән тәрбияче.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: