Зәй офыклары

Грантка дәгъва кылалар

"Мәгариф" илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында быел да педагогик эшчәнлектә югары нәтиҗәләргә ирешкән, җәмәгатьчелек тарафыннан үрнәк эше өчен яклау тапкан укытучыларга грант (200 мең сумга кадәр) бирү каралган. Ул Россия Президентының "Иң яхшы укытучыларны акчалата бүләкләү" турында Указы нигезендә сыйфатлы эшләүче педагогларны стимуллаштыру максатында 2010 елдан бирелә. Узган ел безнең...

"Мәгариф" илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында быел да педагогик эшчәнлектә югары нәтиҗәләргә ирешкән, җәмәгатьчелек тарафыннан үрнәк эше өчен яклау тапкан укытучыларга грант (200 мең сумга кадәр) бирү каралган.

Ул Россия Президентының "Иң яхшы укытучыларны акчалата бүләкләү" турында Указы нигезендә сыйфатлы эшләүче педагогларны стимуллаштыру максатында 2010 елдан бирелә. Узган ел безнең районнан әлеге грантка дәгъва кылган укытучылар арасыннан рус теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлия Егорова 100 мең (2нче мәктәп) һәм Роза Гостенова (4нче мәктәп) 30 мең сумлык бүләкләүгә лаек булдылар.

Быел исә районнан 10 укытучы мондый грантка дәгъва кыла. Алар - Валентина Кузнецова (2нче мәктәп, рус теле һәм әдәбияты укытучысы), Альмира Мөхәммәткильдина (2, математика һәм информатика), Валентина Колесова (2, тарих һәи җәмгыять белеме), Фәния Сабирова (3, татар теле һәм әдәбияты), Алексей Ревин (4, физик культура), Оксана Матвеева (6, тарих һәм җәмгыять белеме), Динә Юнысова (татар гимназиясе, рус теле һәм әдәбияты), Әлфия Галиуллина (Югары Пәнәче, рус теле һәм әдәбияты), Люция Хәбибрахманова (5, татар теле һәм әдәбияты), Галина Столярова (Зәй политехник колледжы, тарих һәм җәмгыять белеме). Әлеге укытучылар барысы да 2нче мәктәптә уздырылган җәмәгать тыңлауларында үз эш алымнарын яклап, хезмәт нәтиҗәләрен барлап чыгыш ясадылар. Укучылары даими төстә югары белем күрсәткечләренә ия булучы педагоглар грантка дәгъва кылырга лаеклы дип табылды, алга таба да аларга уңышлар юлланды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: