Зәй офыклары

Имтихан тапшыру өчен – гаризаны 1 февральгә кадәр

Агымдагы елда дәүләт йомгаклау аттестацияләрен үткәрүдә үзгәрешләр бар. Үзгәрешләр беренче чиратта имтиханнарга кертелү тәртибенә кагыла. Быел XI сыйныфны тәмамлаучылар, 1 февральгә кадәр имтихан бирү өчен рөхсәт сорап, гариза язарга тиеш. Бу шулай ук алдагы елларда мәктәп тәмамлап, быел имтихан бирергә җыенучыларга да кагыла, алар үзләре тәмамлаган уку йортына килеп гариза...

Агымдагы елда дәүләт йомгаклау аттестацияләрен үткәрүдә үзгәрешләр бар.

Үзгәрешләр беренче чиратта имтиханнарга кертелү тәртибенә кагыла. Быел XI сыйныфны тәмамлаучылар, 1 февральгә кадәр имтихан бирү өчен рөхсәт сорап, гариза язарга тиеш. Бу шулай ук алдагы елларда мәктәп тәмамлап, быел имтихан бирергә җыенучыларга да кагыла, алар үзләре тәмамлаган уку йортына килеп гариза яза.

Икенчедән, имтихан тапшыручылар җитди сәбәп булганда (авыру яки башка кичектергесез хәлләр туганда документ нигезендә дәлилләнә), бер фәннән имтихан тотуны икенчесенә алыштыра ала. Моның өчен дәүләт имтихан комиссиясенә ике атна алдан да ким булмаган срокта гариза бирү сорала.

Өченчедән, математикадан бердәм дәүләт имтиханы бирү база һәм профильле өлешләргә бүленә. Математикадан база буенча сынау тотучылар математика юнәлешендәге югары уку йортларына керә алмый, моның өчен профильле имтихан сорала.

Чит тел буенча дәүләт имтиханы тапшыруда да үзгәрешләр бар. XI сыйныфны тәмамлаучылар һәм элекке чыгарылыш укучылары чит телдән имтиханның язма өлешен генә бирергә хокуклы. Әмма 100 балл бары тик язмача һәм телдән имтихан бирүчегә генә куела. Язмача эш өчен иң зур балл - 80, телдән имтихан өчен 20 балл белән бәяләнә. Әгәр укучы телдән дә сынау тотарга теләсә, аның өчен чит телдән имтихан ике көн дәвамында оештырыла. Имтихан тапшыру автомат рәвештә компьютерда махсус программа буенча үткәрелә.

Имтиханнар буенча өстәмә мәгълүматны мәгариф идарәсе сайтында: http://edu.tatar.ru/zainsk/roo табарга мөмкин. Кайнар линия телефоннары: 3-19-33 (XI сыйныфлар өчен); 3-19-64 (IX).

Венера Аюпова, мәгариф идарәсе методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: