Зәй офыклары

Имтиханнарда дөрес җавапны сайлап алу мөмкинлеге бирүче тестлар бетерелә бара

Бердәм дәүләт имтиханнары, белем дәрәҗәсен сынау буенча дәүләт аттестацияләре буенча узган брифингта республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үзгәрешләргә тукталып, быел тарих, җәмгыять белеме, география, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр фәннәре буенча бердәм дәүләт имтиханы биремнәренең берничә варианттан дөрес җавапны сайлап алу мөмкинлеген биргән тест өлеше булмаячак, дип белдерде. Хәзер...

Бердәм дәүләт имтиханнары, белем дәрәҗәсен сынау буенча дәүләт аттестацияләре буенча узган брифингта республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үзгәрешләргә тукталып, быел тарих, җәмгыять белеме, география, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр фәннәре буенча бердәм дәүләт имтиханы биремнәренең берничә варианттан дөрес җавапны сайлап алу мөмкинлеген биргән тест өлеше булмаячак, дип белдерде. Хәзер бары тик чит телләр, химия, физика һәм биология фәннәре буенча сынауларда гына тест өлеше саклана.

Моннан тыш, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан быел контроль-исәпләү материалларын БДИ алдыннан гына аудиториядә бастыруны күз уңында тоткан имтихан уздыру пунктларын арттыру бурычы куелган. Быел шундый пунктлар Казан шәһәрендә, Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Баулы, Бөгелмә, Чүпрәле, Ютазы районнарында эшләр дип көтелә. Әлеге районнарда имтихан материалларын БДИ тапшырган көнне имтихан уздыру пунктында сканерлау технологияләре дә файдаланылачак.

Бердәм дәүләт имтиханының төп этабы 26 майдан 30 июньгә кадәр булыр дип планлаштырыла. Имтиханнар барышында рус теленнән укучыларга, ким дигәндә, 36 балл, профиль дәрәҗәдәге математикадан 27 балл җыярга кирәк. Физика, химия һәм биология фәннәреннән "бусага" 36 балл тәшкил итә, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча - 40, тарихтан һәм рус әдәбиятыннан - 32, географиядән - 37, җәмгыять белеменнән - 42, чит телләрдән 22 балл булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: