Зәй офыклары

Инша язу кабат әйләнеп кайтты

Бүген мәктәпләрдә XI сыйныф укучылары, шул исәптән Зәй районының 242 укучысы да йомгаклау иншасы яза. Бу бердәм дәүләт имтиханнары гамәлгә кергәннән бирле беренче тапкыр инша язу системасы кертелү көне буларак та үзенчәлекле. Укучылар иҗади мөмкинлекләрен эшкә җигеп, өйрәнелгән материалларга нигезләнеп, инша язарга тиеш була. Һәр укучы 4 сәгать вакыт эчендә...

Бүген мәктәпләрдә XI сыйныф укучылары, шул исәптән Зәй районының 242 укучысы да йомгаклау иншасы яза. Бу бердәм дәүләт имтиханнары гамәлгә кергәннән бирле беренче тапкыр инша язу системасы кертелү көне буларак та үзенчәлекле. Укучылар иҗади мөмкинлекләрен эшкә җигеп, өйрәнелгән материалларга нигезләнеп, инша язарга тиеш була. Һәр укучы 4 сәгать вакыт эчендә кулланма материаллардан файдаланмыйча, үз иҗат эшен тәкъдим итәргә тиеш. Бу БДИ тапшыруга керү өчен рөхсәт булып тора, шуңа күрә иншалар "зачет" - "незачет" дип бәяләнә. Кире бәяләмә алучыларга янә 4 февральдә һәм 6 майда инша язу мөмкинлеге тудырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: