Зәй офыклары

Искетәкмәклеләр музейда булды

Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда Иске Тәкмәк укучылары экскурсиядә булды. Алар өчен бу сәяхәтне яшьләр эшләре идарәсе оештырды. Укучыларның кайберләре музейны беренче мәртәбә күрде, аның белән якыннан танышты. Укучылар игътибарына төрле күргәзмәләр тәкъдим ителде, алар арасында ТР Милли музее фондыннан экспозицияләр дә бар иде. Балаларның игътибарын аеруча "Татарстан -...

Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда Иске Тәкмәк укучылары экскурсиядә булды. Алар өчен бу сәяхәтне яшьләр эшләре идарәсе оештырды. Укучыларның кайберләре музейны беренче мәртәбә күрде, аның белән якыннан танышты. Укучылар игътибарына төрле күргәзмәләр тәкъдим ителде, алар арасында ТР Милли музее фондыннан экспозицияләр дә бар иде. Балаларның игътибарын аеруча "Татарстан - Бөек Ватан сугышы елларында" дип аталган күргәзмәгә куелган Фатих Кәримнең кызларының хатлары җәлеп итте. Шулай ук "Халык мәгарифе" залында урын алган 1нче мәктәпнең 170 еллыгы уңаеннан оештырылган экспозицияләр дә балалар игътибарыннан читтә калмады. Алар үзләрен кызыксындырган бик күп сорауларга биредә җавап тапты, очрашудан канәгать булып, тагын килергә теләк белдереп кайтып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: