Зәй офыклары

«IТ-чемпион» бәйгесенең чираттагы этап җиңүчеләре билгеләнде

«Иннополис» университетында «IТ-чемпион» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Өч елда «IТ-чемпион» конкурсында 420 мең кеше катнашты, 1086 укучы бүләкләр алды, дәүләт һәм муниципаль...

«Иннополис» университетында «IТ-чемпион» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Өч елда «IТ-чемпион» конкурсында 420 мең кеше катнашты, 1086 укучы бүләкләр алды, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында "Шәхси кабинет"лар саны 1,5 млн-га кадәр артты, ә электрон хезмәтләр саны - 60 млн-га кадәр, дип билгеләп үтте Э.Фәттахов. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда күрсәтелә торган электрон хезмәтләр саны - республика укучыларының хезмәте, дип атады. Алга таба укучыларны тырышып укырга, республика өчен кирәкле белгечләр булып өлгерергә чакырды. Зәй районы буенча «IТ-чемпион» конкурсының беренче турында Дмитрий Васильев (4нче мәктәп), Тимур Вадигуллин (7нче мәктәп), Ләйсән Гайфуллина (Түбән Биш мәктәбе) җиңүчеләр булдылар. Ә икенче турда Михаил Курский (Яңа Спасс мәктәбе), Риназ Хисамиев (Югары Шепкә мәктәбе), Андрей Дуболазов (6нчы мәктәп) иң зур балларны җыйды. Беренче урын алучылар смартфоннар, ә призлы урыннарга ия булучылар планшетлар белән бүләкләнде. "Иң актив мәктәп" номинациясендә җиңүче дип Яңа Спасс авылы мәктәбе табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: