Зәй офыклары

«Каенкай»да «Орчык өмәсе»

"Каенкай" балалар бакчасында халкыбызның борынгы йоласы булган "Орчык өмәсе" үткәрелде. Чараның максаты - балаларда татар халкының җырлы- биюле уеннарына, йолаларына, татар-халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү. Элеккечә бизәлгән өй күренеше..... Кызлар җырлый- җырлый йон язып утыра. Күрше Мәрфуга абыстай кызларның эшләрен күзәтеп, яшь чакларын искә төшерә. Бераз эшләгәч балалар уен-көлке, җыр-биюгә...

"Каенкай" балалар бакчасында халкыбызның борынгы йоласы булган "Орчык өмәсе" үткәрелде.

Чараның максаты - балаларда татар халкының җырлы- биюле уеннарына, йолаларына, татар-халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Элеккечә бизәлгән өй күренеше..... Кызлар җырлый- җырлый йон язып утыра. Күрше Мәрфуга абыстай кызларның эшләрен күзәтеп, яшь чакларын искә төшерә. Бераз эшләгәч балалар уен-көлке, җыр-биюгә күчә. "Капкалы","Ачык авыз", "Ялык алыш", "Орчык әйләндереш" уеннарын балалар яратып уйнады. Кызлар бәйләнгән шәлләр белән "Шәл бәйләдем" көенә матур итеп биеделәр,ә малайлар "Мин шофер" җырын бик оста башкардылар.

Бәйрәмнән балалар да, әти-әниләрдә, килгән кунаклар да канәгать калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: