Мәгариф һәм тәрбия

Каникулга чыгар алдыннан

"Космос" яшьләр үзәге ЮХИДИ бүлеге белән берлектә "Азбука дорог" дип аталган дәрес-уеннар циклын башлап җибәрде. Ул мәктәп укучыларын язгы каникул чорында юл һәлакәтләреннән саклау, кагыйдәләрне искәртү максатыннан оештырыла. ЮХИДИның пропаганда бүлеге инспекторы Әзһәр Галимов башлангыч сыйныф укучыларына каникуллар вакытында олы юлга велосипедларда чыгып йөрмәскә, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген...

"Космос" яшьләр үзәге ЮХИДИ бүлеге белән берлектә "Азбука дорог" дип аталган дәрес-уеннар циклын башлап җибәрде.

Ул мәктәп укучыларын язгы каникул чорында юл һәлакәтләреннән саклау, кагыйдәләрне искәртү максатыннан оештырыла. ЮХИДИның пропаганда бүлеге инспекторы Әзһәр Галимов башлангыч сыйныф укучыларына каникуллар вакытында олы юлга велосипедларда чыгып йөрмәскә, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген искәртте.

Биредә үк балалар юл кагыйдәләренә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр, юлларда килеп туган хәлләрдә зыян күрмәү өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында уеннарда катнаштылар. Беренче дәресләр 2, 4, 3нче мәктәп укучылары катнашында узды. Каникуллар вакытында ул барлык мәктәпләрне дә колачлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Каникулга чыгар алдыннан
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия