Зәй офыклары

Конкурс узды

4 мәктәптә тормыш иминлеге нигезләре укытучыларының республика конкурсы район этабы узды. Әлеге бәйге һәр ел саен тормыш иминлеге нигезләре дәресләренең дәрәҗәсен күтәрү, бу юнәлештә талантлы укытучы-педагогларны барлау, алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу, яңа технологияләрне җәелдерү, укучыларның гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге сыйфатын күтәрү максатында оештырыла. Быелгы бәйгедә укытучылар 30 минутлык...

4 мәктәптә тормыш иминлеге нигезләре укытучыларының республика конкурсы район этабы узды. Әлеге бәйге һәр ел саен тормыш иминлеге нигезләре дәресләренең дәрәҗәсен күтәрү, бу юнәлештә талантлы укытучы-педагогларны барлау, алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу, яңа технологияләрне җәелдерү, укучыларның гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге сыйфатын күтәрү максатында оештырыла. Быелгы бәйгедә укытучылар 30 минутлык ачык дәрес күрсәтте, иҗади эшләрен тәкъдим итте, презентация ясады. Финал өлешендә өч педагог көч сынашты. Нәтиҗәдә беренче урынны 7нче мәктәптән Сергей Петрушенко, икенче урынны 2 мәктәптән Рөстәм Мәһдиев, өченче урынны 4 мәктәптән Алексей Ревин алды. Беренче, икенче урыннарны алган педагоглар район данын төбәк ярышларында яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: