Зәй офыклары

Конкурста Сәвәләй мәктәбе укучылары катнашты

Югары Ослан районы Мәмдәл мәктәбендә авыл мәктәпләре югары сыйныф укучыларының фәнни-тикшеренү, проектлар, иҗади эшләрен буенча "Мин авылны сайлыйм" республика конкурсына нәтиҗә ясалды. "Мәктәп умартачылыгы: тарих, проблемалар, аларны чишү юллары" темасы буенча конкурс биш секциядә алып барылып, аларда республика районнары гимназия һәм лицейларыннан 50 укучы катнашты. Иң яхшы эшләр исә мактау...

Югары Ослан районы Мәмдәл мәктәбендә авыл мәктәпләре югары сыйныф укучыларының фәнни-тикшеренү, проектлар, иҗади эшләрен буенча "Мин авылны сайлыйм" республика конкурсына нәтиҗә ясалды. "Мәктәп умартачылыгы: тарих, проблемалар, аларны чишү юллары" темасы буенча конкурс биш секциядә алып барылып, аларда республика районнары гимназия һәм лицейларыннан 50 укучы катнашты. Иң яхшы эшләр исә мактау грамоталары һәм дипломнар белән бүләкләнде. Алар арасында Зәйдән Сәвәләй мәктәбе укучылары да бар. "Мин авылны сайлыйм" республика конкурсы ел да шулай нинди булса темага багышланып, соңыннан аның буенча җыентык чыгарыла. Быелгы җыентыкта Сәвәләй мәктәбе директоры Марат Асылхуҗинның "Мәктәп умартачылыгы" проекты буенча мәкаләсе дә урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: