Зәй офыклары

Күпмәдәниятле шәхес тәрбиялик

Мәгариф системасы үсеше, белем сыйфаты укытучының һөнәри гыйлемгә ни дәрәҗәдә ия булуына бәйле. Россия Федерациясе мәгариф доктринасы мәгариф үсешенең федераль программасын гамәлгә ашыру таләп ителгән бу чорда укытучының методик осталыгын күтәрү - белем һәм тәрбия бирүне үстерүдә төп шарт булып тора. Шуның өчен методик берләшмәләр эшен көчәйтү - актуаль проблемаларның...

Мәгариф системасы үсеше, белем сыйфаты укытучының һөнәри гыйлемгә ни дәрәҗәдә ия булуына бәйле. Россия Федерациясе мәгариф доктринасы мәгариф үсешенең федераль программасын гамәлгә ашыру таләп ителгән бу чорда укытучының методик осталыгын күтәрү - белем һәм тәрбия бирүне үстерүдә төп шарт булып тора. Шуның өчен методик берләшмәләр эшен көчәйтү - актуаль проблемаларның берсе.

Заман таләпләре бүген татар телен укыту процессында зур үзгәрешләр сорый. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, рус телле балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм югары технологияләрдән, мәгълүматый чаралардан хәбәрдар булуны таләп итә. Әлбәттә, мәктәптә укытучыларга яңа технологияләр, укыту-методик әсбаплар арасыннан үз эш максатларына туры килгәнен сайлап алырга ярдәм итүче оешма - методик берләшмә. Берләшмә, яңа технологияләрне, метод һәм ысулларны, эш алымнарын өйрәнеп, аларны тәҗрибәдә куллануга җитәкчелек итә.

Районда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе "Күпмәдәниятле шәхес формалаштыруда яңа технологияләр куллану" методик темасы өстендә эшли. Методик берләшмә эшенең төп юнәлешләре - белем бирүнең сыйфатын күтәрү, яңа инновацион технологияләрне, алдынгы иҗади алымнарны өйрәнеп, кулланылышка кертүгә этәргеч бирү, үзара тәҗрибә өчен бердәм таләпләр һәм нормаларны билгеләү, аларның үтәлешенә нәтиҗә ясау. Районда 2010-2015 еллар өчен "Телләрне яклау, милли белем һәм тәрбия бирүне үстерү" буенча аерым программа кабул ителде. Программаны тормышка ашыруда татар теле һәм әдәбияты укытучылары алдына зур бурычлар куела.

Татар телен укытуда яңа технологияләрне куллану гамәли эштә төп урын алып тора. Югары Мәлем мәктәбе һәм татар гимназиясе укытучылары, традицион программадан тыш, альтернатив программага (А. Яхин методикасы буенча) өстенлек бирә. Ал. Бистәсе һәм 1нче мәктәпләр концентрлы укыту технологиясенә нигезләнеп, татар телен интенсив өйрәтү моделен гамәлгә ашыручы мәктәпләрдән санала. Рус мәктәпләрендә белем алучы рус телле балаларның 80 проценты коммуникатив технология нигезендә татар телен өйрәнә. Коммуникатив технологиянең асылы - укучыларны текст буенча коммуникация-гә, аралашырга өйрәтү.

Татар телен чит тел буларак укытуда компьютер белән эшләү укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә һәм белем алу белән бергә кызыксындыру чарасы булып тора. Укытучылар заман белән бергә атлап, яңа компьютер программаларын тиз арада үзләштерәләр һәм кулланалар, мәктәпләрдә сайтлар булдыралар. Бүгенге көндә интернет челтәрендә татар төркемнәрендә куллану өчен электрон белем бирү ресурслары шактый. Компьютер технологияләрен куллану фәнне югары дәрәҗәдә үзләштерергә, максатка омтылучанлык, информацион технологияләр дөньясындагы яңалыклар белән кызыксыну теләген уята. Сәләтле укучыларны барлау, аларның белемнәрен тирәнәйтү максатыннан ачылган Кече фәннәр академиясендә татар теле дәресләре алып барыла.

Балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятуда класстан тыш чаралар да зур роль уйный. Халыкара туган тел көне, "Төбәгебез язучылары белән очрашу" кебек чаралар ел саен традицион рәвештә үтә.

Республика конкурсларында да укучылар активлык күрсәтә. "Зирәк тиен - һәркем өчен тел белеме" республика интеллектуаль бәйгесендә катнашучы рус телле укучылар саны елдан-ел арта бара. Ел саен үткәрелә торган "Эзләнү офыклары һәм уңышлар" фәнни-гамәли конферен-циясендә дә укучылар актив катнашалар, призлы урыннар яулыйлар.

Методик үзәк планы нигезендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, республикада беренчеләрдән булып, татар теле һәм әдәбияты буенча белемнәрен тикшерү максатыннан тест биремнәре эшләделәр. Бу эш фәнне укытудагы уңышларны, проблемаларны ачык күрергә ярдәм итте. Тест нәтиҗәләреннән соң, укытучыларның һөнәри белем сыйфатын күтәрү максатыннан курслар оештырылды.

Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне яхшы белү һәм балаларны кызыксындыру, фикерләү сәләтен үстерү, аларның уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Әлбәттә, методик берләшмәнең планлы һәм максатчан эшчәнлеге генә белем процессын күтәрүдә, укытучының һөнәри осталыгын үстерүдә зур уңышларга илтә.

Тел - милләт сакчысы ул. Шуңа күрә балаларыбызга телебезне, әдәбиятыбызны өйрәтү - безнең иң изге бурычларыбызның берсе.

Х. Хәлиуллина,

татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: