Зәй офыклары

Кызыксыну кимеми

- Мәктәп укучылары, укытучылар катнашында фәнни-тикшеренү эшләрен без 1997 елда башлап җибәрдек. Аңа этәргән төп сәбәп - район-шәһәр территориясендәге экологиянең ни дәрәҗәдә тиешле таләпләргә җавап бирүен белү теләге. Һава-суның чисталыгын төрле анализлар ярдәмендә тикшереп, без беренче фәнни эшләребез белән республика, Россия күләмендәге бәйгеләрдә җиңү яуладык. Бу уңышларыбыз тикшеренү эшләрен тагын...

- Мәктәп укучылары, укытучылар катнашында фәнни-тикшеренү эшләрен без 1997 елда башлап җибәрдек. Аңа этәргән төп сәбәп - район-шәһәр территориясендәге экологиянең ни дәрәҗәдә тиешле таләпләргә җавап бирүен белү теләге. Һава-суның чисталыгын төрле анализлар ярдәмендә тикшереп, без беренче фәнни эшләребез белән республика, Россия күләмендәге бәйгеләрдә җиңү яуладык. Бу уңышларыбыз тикшеренү эшләрен тагын да җәелдереп, укучыларны кызыксындырган башка темаларны да колачлау теләге уятты. Алай гына да түгел, фәнни-тикшеренү эшләренең шактый күп булуы, анда күрше-тирә шәһәр-районнардан да катнашырга теләк белдерүчеләр булу нәтиҗәсендә төбәк конференциясе дәрәҗәсенә үсте. Аның беренчесе мәктәбебездә 2005 елда оештырылды, быел исә конференциянең җиденчесе үтә, - диде 4нче мәктәп директоры Светлана Ларина укучыларның "Эзләнү һәм уңышлар офыгы" VII төбәк фәнни-гамәли конференциясендә.

Укучыларны кече яшьтән үк үзен кызыксындырган тема буенча уйланырга, эзләнергә, табигать серләренә төшенергә ярдәм итүче бу эш ел әйләнәсе күзәтүләр алып бару белән дә мавыктыргыч. Шуңадырмы, конференциядә катнашучылар арасында елдан-ел башлангыч сыйныфларда укучылар саны арта бара. Быел исә тәкъдим ителгән 73 эшнең 25е башлангыч сыйныфларда белем алучы балалар тарафыннан эшләнде. Зәй, Сарман, Әлмәт районнары укучыларының фәнни-гамәли эшләрен 8 секциядә - экология, валеология, биология, математика һәм информатика, татар һәм рус филологиясе, туган якны өйрәнү, тарих һәм җәмгыять белеме буенча Түбән Каманың икътисад, идарә, хокук институты педагоглары, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре, шәһәр укытучылары бәяләде. Кечкенә сыйныфларда укучыларның да шактый кызыклы эшләр тәкъдим итә алуына фән эшлеклеләре дә сокланды. Мәсәлән, 4нче мәктәпнең II сыйныф укучысы Вениамин Тукмачев (укытучысы Т. Степанова) күл бакасының күкәйлеген алып кайтып, фатирдагы гадәти аквариумда аны зур бака кыяфәтенә кергәнче үстереп сынап караган, баканың табигатьтәге ролен өйрәнгән, ни өчен соңгы вакытта бакаларның саны кимүен төшенгән. Вениамин тикшерүләренчә, бакалар җәйнең коры килүе сәбәпле кими икән, ә аларның азаюы чебен-черкиләрнең артуына китерә дип исбатлый укучы.

- Миңа баканы күкәйлектән алып карап үстергәч, аны кире табигатькә җибәрү бик кызганыч булды. Әле хәзер дә шул күлгә барып, җим салып йөрим, - ди Вениамин.

Фәнни-тикшеренү эше белән яңа гына шөгыльләнә башлаганнарга гына түгел, инде бу өлкәгә бик күп укучыларны җәлеп иткән 4нче мәктәпнең биология укытучысы, тикшеренү эшләре өчен "Интеграция" Россия оешмасының "Алтын кач"ын алган Валентина Потупчик өчен дә әлеге конференция кызыклы.

- Быел да минем 3 укучым катнашып, үзенең югары интеллектуаль дәрәҗәсен күрсәтте. Мондый эзләнүләр балаларга алга таба һөнәр сайлауда да зур ярдәм итә. Мәсәлән, берничә ел рәттән районыбыз елгаларын өйрәнгән укучым Арина Федорова быел Уфа медицина институтына укырга керде. Һәр микроорганизмны өйрәнү аңа белемне тиз үзләштерергә ярдәм итә, ди укучым. Мин моңа бик шат, - ди педагог.

Быелгы конференция җиңүчеләренә килгәндә, "Экология" секциясендә балалар иҗат йортында шөгыльләнүче Дмитрий Макаров (II сыйныф), укучыларның Кече академиясеннән Салават Җиһаншин (X), "Валеология"дә 7нче мәктәптән Ольга Безрукова (IV Б), 3нче мәктәптән Анна Батаева (X), 7нче мәктәптән Анжелика Прохорова (XI), "Биология" буенча укучыларның Кече академиясеннән Ильяс Салихов (X), 4нче мәктәптән Вениамин Тукмачев (II Б), "Туган якны өйрәнү" буенча балалар иҗат йортында шөгыльләнүче Павел Малахов (II), 4нче мәктәптән Айрат Хуҗин (IX Б), "Математика һәм информатика" буенча 4нче мәктәптән Егор Танцев (III А), Бохарай мәктәбеннән Алия Шиһабетдинова (V), "Татар филологиясе"ннән 4нче мәктәптән Әлфинә Матрухова (VII Б), "Филология"дән 4нче мәктәптән Булат Вәлиәхмәтов (X), "Тарих һәм җәмгыять белеме"ннән 7нче мәктәптән Алмаз Якупов эшләре иң яхшысы дип билгеләнде. 28 укучы призер булды. Һәр фәнни-тикшеренү эшен махсус лабораторияләрдә эшләү мөмкинлеге бирелде. Бу уңайдан укучыларга санитар табиблар һәм ГРЭС хезмәткәрләре ярдәмгә килде.

Укытучылар өчен конференция кысаларында "Мәктәп дисциплинасы экологизациясе" дигән темага семинар үтте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: